Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләргә җылы сукмак - театр

1 нче апрель көнне Теләнче Тамак мәдәният йортында “Алтын битлек” халык театрының 55-еллыгына багышланган кичә булып узды! Мәдәният йортына килеп керүгә, тамашачыларны Габдулла Тукайның Су анасы һәм Шүрәлесе сәламләде. Алар халыкны , театр буенча сәяхәткә алып киттеләр: “55” саны белән тулган зур шар, артистлар төшкән фотосурәт, театр геройларының киемнәреннән, театрның яулап алган уңышларынан күргәзмәләр - барысы да театр тормышы турында “сөйләделәр”. Ярты гасырдан артык гомер кичергән, бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам итүче халык театрының юбилей кичәсен авыл җирлеге башлыгы Нәҗметдинов Рамил Шәрипҗан улы башлап җибәрде. Ул халык театры белән горурланып, аның үткәне һәм хәзерге көненә йомгак ясады һәм рәхмәт хатлары, буләкләр тапшыру, теләкләр теләү белән дәвам итте.

Театрыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына
артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр
ышанасың. 
Нәрсә соң ул - театр? Аның чишмә башы, уткәне hәм бүгенгесе нәрсәдән гыйбәрәт? Беренче артистлар кемнәр алар? Сәхнәдә нинди спектакльләр куелган да,
кемнәр уйнаган шушы сорауларны ачыклау өчен Халык театрының беренче режиссеры Нажия ӘхмӘтвалиеваның кызы Бриллиант Шамил кызы Валиева, 1965-1972 нче елларда Теләнче-Тамак мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Зарифуллина Наилә Шәрифжан кызы, 1983-1993 нче елларда Теләнче-Тамак халык театры режиссеры булып эшләгән Шаймарданова Манзума Хәйдәр кызы үзләре эшләгән вакыттагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Исән актерларны алкышлар белән, ә бүгенге көндә бакыйлыкка киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алып киттеләр.
Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр ул.Театр бит ул hәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могжизалар…. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада узебезнең рольләрне башкарабыз бит. Ул рольләрне уйнучы данлыклы артистларыбыз гаилә, эш булуына карамастан, вакыт табып, театр дөньясына күчә. Купме дәрт, күпме дәрман бу кешеләрдә! Шуңа курә дә
ул халык театры исемен йөртә бит.
Бераз тарихка күз салсак, Теләнче Тамак халык театры исемен 1967 нче елны Мәҗит Шәмхаловнын “Кайнана” әсәре белән яулады, театрның режиссеры Наҗия Әхмәтвалиева иде. Бу әсәр белән без 2014 нче елны кабаттан халык театры исемен яклап, Яр Чаллы драма театрында унышлы чыгыш ясадык. Бу әсәр безнең театр өчен бик якын ,Борды авылы артистлары кучтәнәч итеп М.Шамхаловнын “Кайнана” әсәреннән өзек алып килгәч ,безгә икеләтә шатлык өстәлде.
Юбилей кичәсе төрле елларда сәхнәгә куелган әсәрләрдән өзекләр белән бәйләнеп барды. Кичә Г.Камалның «Беренче театр»ы белән башланып китте.
Хабибрахман ролендә – Руслан Гибадуллин, Факиха булып - Эльвина Бурганова уйнадылар. Р. Ишморатның “Кайту” спектакленнән өзектә - җилбәзәк, эш сөймәс ролендә -Сәэетнур Шэймарданов уйнады. Алар халыкны кабаттан сугыш чоры, тылдагы авыр вакытларга кайтардылар. 2019 нчы елны Казан шэхэренен Ленин
исемендэге Мәдәният сараенда уйналып, халык куңелен яулаган Данил Салиховның «Туй кулмәгем сонгы буләгем» әсәреннән өзек тэкьдим ителде . Авылдан шәhәргә укырга килгoн Сoрия ролендo –Алсу Шагиева, Комендант -Ләйсән Галиева, милиционер –Закирова Райлә уйнады.
2021 нче елны сәхнәгә куелган Хәй Вахитның “Кук капусы ачылса” музыкаль әсәрен Айнур Калимуллин, Гөлназ Калимуллина, Алсу Губаевалар халыкны суз белән генә түгел, ә җыр- моң белән дә 80 нче еллар дәверенә кайтардылар. 2022 нче елны сәхнәгә куелып, районда узган “Алтын битлек” конкурсында 1 урынны алган З.Хәкимнең “Бозлавык” әсәреннән өзекне Бурганов Фидаиль, Ильмира Ахунова, Светлана Кашапова зур осталык белэн уйнап ,халыкны бераз моңландырып алдылар. Халык театрының иярченнәре дә юбилей белән котлап Г.Х.Андерсенның “Уймак кыз” әкиятеннән өзек бүләк иттеләр. Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” спектакеленнән өзекне авылыбызда эшлэп килүче урта мәктәп коллективыннан төзелгән театр коллективы куйды. Рольләрне башкардылар – Фасихов Тәлгат, Бурганова Ильмира. Залдан алкышлар тынып тормады. Артистларыбыз, әсәрнең кызык, моңсу, хисле
һәм шулай ук тирән мәгънә яткан эчтәлеген, тулаем, нәкъ тамашачының күңеленә барып ирешерлек итеп ачып салдылар. Спектакльдәге рольләрне башкаручылар – зур тәҗрибәле артистлардан һич кенә дә ким түгел икән. Афәрин!, димичә нәрсә әйтәсең?
Юбилей белән котлап Россиянын hәм Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре ,Тукай муниципаль районының мәдәният булеге җитәкчесе Файзрахманов
Рашад Фаесхан улы да килде. Ул Халык театрын җылы сузлэр белэн тәбрикләп , матур истәлекләр белән искә алды. Тукай муниципаль район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Мусабай Завод авылларыннан Сөмбел Зарипова узенең матур җырларын, теләкләрен буләк итте. Руслан Гибадуллин башкаруында “Казан егетләре” спектакленнән “Сылукай” жыры, Сагьдиева Рамилә hәм Галиева Ләйсән башкаруында “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектакленнән “Кышкы учак “ җыры , мәдәният йортында эшләп килүче «Таңсылу» бию коллективының кечкенәләр группасы башкаруында шаян бию (Җитәкчесе Ильмира Ахунова), Галиева Ләйсән башкаруында «Тапшырылмаган хатлар» спектакленнән Галия җыры, спектакльләрдә җырланган
жырлардан попурри халык күңеленә хуш килде.

/автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев