«Алтын каләм» фестивале яшь журналистларны барлый
Күптән түгел Казанның Малые Клыки бистәсендәге «Регина» комплексында «Алтын каләм» XXI республика фестивале булып узды. Ел саен әлеге мәртәбәле фестивальдә районыбыз яшьләре дә катнашып килә, әле алай гына да түгел, «Алтын каләм» республика бәйгесенең дипломантлары исемнәренә дә лаек булалар.
Фестивальнең ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Лия Заһидуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының телевидение кафедрасы мөдире Миләүшә Айтуганова катнашты.
«Алтын каләм» фестивале 7 юнәлеш буенча үткәрелә: татар һәм рус журналистикасы, радио, телевидение, фото, дизайн, версткалау һәм PR. Фестивальдә катнашучылар Татарстанда яшьләр сәясәте, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, алар арасында китап укуны популярлаштыру һәм башка темаларга үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Фестиваль өч этапта узды. Катнашучыларның эше, башта районда «иләк аша уздырылып», Казанга җибәрелде. Аннары башкалада мәртәбәле жюри кемнең төп этапка эләгү хокукына ия булуын билгеләде. Быел фестивальдә Татарстанның 25 районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 12-18 яшьләрдәге 110 яшүсмер катнашты. Ә районыбыз данын исә Казанда алты укучының лаеклы эшләре яклап чыкты.
Фестивальнең ябылу тантанасына районнан биш укучы чакырылды. Виктория Морсалова (Сосновый Бор поселогыннан) «Иң яхшы фоторепортер», Аделина Пасмурова (Бәтке) «Радиода иң яхшы алып баручы» номинацияләрендә җиңү яуладылар. Гөлназ Хисматова (Бәтке) «Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел», Аделина Хисамиева (Бәтке) «Яшьләр арасында китап укуны ничек популярлаштырырга?» темаларына иң яхшы эшләр өчен дипломнар белән бүләкләнде. «Телевидениедә иң яхшы алып баручы» номинациясендә җиңгән Ләйлә Гатина (Бәтке) «Татарстан» телерадиокомпаниясеннән стажировка белән бүләкләнде.
Без әлеге укучыларның берничәсе белән элемтәгә кердек, фестиваль турында уй-кичерешләрен сораштык.
- Әлеге фестивальдә икенче ел катнашам. Алдагы елны муниципаль этапта III урын яулаган идем. Район күләмендә генә җиңүем мине канәгатьләндермәде. «Киләсе елга, һичшиксез, катнашачакмын», - дип үземә максат куйдым мин. Фестивальгә җибәрәсе эшемне ел дәвамында әзерләдем. Спорт ярышларына багышланган төрле чараларны, шулай ук ГТО нормалары тапшырган, «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында катнашкан спортчыларны фотога төшердем. Шул фотосурәтләр арасыннан иң яхшыларын «Алтын каләм» фестиваленә җибәрдем. Хәзердән үк булачак һөнәремә адым ясый алу мөмкинлеге биргән өчен, оештыручыларга зур рәхмәт. Минем өчен фестиваль кыска гына вакыт эчендә шактый тәҗрибә ала торган урын булып истә калды, - дип язды безгә «Вконтакте» социаль челтәре аша Сосновый Бордан Виктория Морсалова.
- Республиканың танылган журналистлары алдында үземне күрсәтә алуым өчен бик шатмын. Биредә эшләгәндә барысы да сиңа хезмәттәшенә караган кебек карый. Монда килүемнең төп максаты җиңү түгел иде. Минем, барлык журналистлар кебек үк, бернинди ялсыз, он-лайн режимда эшлисем килде, - дип хисләре белән уртаклашты Аделина Хисамиева.
Шулай ук фестиваль күренекле шәхесләр белән очрашуларга да бай булган. Әйтик, «Мәдәни җомга» редакциясе баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, КФУның татар журналистика кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров катнашында түгәрәк өстәл уздырылган. Моннан тыш, әңгәмә корып, теоретик белемнәрен гамәлдә ныгыту максатыннан, фестивальдә катнашучылар «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, спортчы Ирек Зиннуров белән дә очрашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев