Алар тылда фронт тотты
Балачагы, үсмерчагы сугыш еллары һәм аннан соңгы авыр чорларда үткән. Гомер юлы намуслы хезмәттә, итәк тулы балалар тәрбияләү, аларны аякка бастыру белән узган аның.
Алар тылда фронт тотты
Чумадан һәм чумадан гына да түгел...
Тормыш тәртәсе аның язмыш агышын кырыс бора – фанер чумаданда бертуган апасына дигән күчтәнәчләр белән бергә язмышы да төргәкләп салынган булып чыга. Аның тарихы болай...
Асия Шаһимәрдән кызы 1936 нчы елның 8 нче ноябрендә Аксубай районы Иске Кармәт авылында дөньяга килә. Данлыклы Иске Кармәт авылында җиде, Иске Ибрай авылында ун сыйныфны тәмамлый.
Зирәк, зиһенле кызның Чистайдагы фельдшер-акушерлар мәктәбенә укырга керәсе килә. Ләкин... тормыш бик катлаулы шул. Бу хыялы тормышка ашмый. Бу хакта Асия апа әрнү белән искә ала: «Дүртенче сыйныфта укыганда әтием вафат булды. Әни мине илле яшендә тудырган. Шуңа да балачактан, ук әнинең терәге булып, авыр эшләрне башкардым. Олыгаю чорына кергән анамны кызганып әни урынына колхоз эшенә дә чыктым. Басу-кырларда чүп утау кебек эшләрне “эһ” тә итмичә ерып чыга идем. Өйдәге тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрне иртәгәсе көнгә калдырырга яратмый торган гадәтем балачактан ук килә. Иртә белән мәктәпкә киткәнче ике чиләгемне көянтәгә асып сепарат аертырга барам. Атна азагында әни белән каймактан май язабыз. Аннары, бер чиләгемә май, икенчесенә йомырка салып авылдаш апаларга ияреп, район базарына ризык сатарга бара торган идем. Унынчы класста укыганда әни үлде. Укырга, шәфкать туташы булырга дигән хыяллар челпәрәмә килде.
Миннән сигез яшькә олы апамны Урал ягына эшкә җибәргәннәр иде. Чит-ят җирләргә китеп унөч ел кайтмаган бертуган апам әни өчен барыбер газиз бала бит ул. Әнием апама дип какланган каз түшкәсен, урман чикләвеге, чәк-чәк (төш) әзерләп чумаданга тутырып куйды да юлга әзерләнде. Тик... Әнинең юлы мәңгелек сәфәргә булган икән – Ахирәткә күчте. Нишләргә? Әнинең фанера чумаданга салып куйган күчтәнәчләрен иясенә – апама тапшырырга дип ерак юлга чыктым. Тормышым сукмагы әнә шулай башланды. Яшьлегем тугайларын калдырып китәрмен дә, гомер буе су буйларын, болын-кырларымны, туган-тумачаны, авылдашларымны сагынып яшәрмин дип уйладыммыни?! Әнә шулай, әнинең хыялын тормышка ашыру нияте белән – күңелем кушканны эшләргә булдым – Урал якларына юл тоттым. Тәкъдиремә шулай язгач, апам яшәгән фатир хуҗасының абыйсына – Әсгатькә кияүгә чыктым. 1957 нче елда беренче балабыз Фәрит, аннан Айсылу һәм 1960 нчы елны Шамил дөньяга килде. Дүрт ел Уралда яшәгәннән соң Татарстанга – иремнең туган авылына – Мамадыш районы Ак Чишмә авылына күченеп кайттык. Яхшы, таза бүрәнәдән йорт салып кердек. Ак Чишмәдә Гөлфия, Газинур, Земфира, Гөлнара дөньяга аваз салдылар. Шулай матур гына яшәп ята идек әле», – дип гаилә тарихын сөйли Асия апа.
Унике ел Ак Чишмә авылында яшәгәннән соң гаилә башлыгы тота да: «Әкренләп җыена башла, Яр Чаллыга күченәбез!» – ди. Бу хәбәр Асия апага болытсыз күктә яшен яшнәгәндәй тоела. Өйрәнелгән, көйләнгән тормышны калдырып күченеп китәргә. Җиде бала белән! Ак каланың шаулап-гөрләп үсә торган чаклары. Биш куллап аларны эшкә алалар. Асия Шаһимәрдән кызы лаеклы ялга чыкканчы «Чаллы икмәге»ндә хезмәт куя. Күпбалалы ана гаиләсендә башкаларга үрнәк булырлык хуҗабикә дә, сөйкемле ир хатыны да булу белән беррәттән хезмәтен ихластан башкара. Намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Ана даны» билгесен йөртүче Асия ханым «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була. Ата-анага, гаиләләренә, илгә-көнгә игелекле балалар тәрбияләп үстергән Асия ханым – милләт анасы! Җиде баласы да менә дигән гаилә корып, ата-ана һәм туган ил алдындагы изге бурычларын үтәп яшиләр. Ул-кызлары – ана җанлы, Асия апа кияү-киленнәрдән дә уңган. Балаларының күбесе – лаеклы ялда. Бүгенге көндә Асия апаның унике оныгы, унҗиде оныкчыгы һәм оныкчыгының ике баласы дәү әни, зур дәү әни, карт дәү әни дип өзелеп торалар. Бәйрәмнәрдә биш буын бер йодрык булып җыелышкач Асия апаның шатлыктан күңеле тула, шул рәвешле шигъри юллар туа. Ул-кызларына, кияү-киленнәренә һәм өч буын оныкларына күңелендә булган изге хисләрен шигъри юлларга сала.
Балалары аны кайларга гына алып бармаганнар: Петербургта яшәүче оныгы мәдәни башкаланың истәлекле урыннарын күрсәткән, затлы рестораннарга алып барып сыйлаган. Балалары аны берничә тапкыр Төркиягә алып барып ял иттергәннәр. «Балачактан йөзәргә яраттым. Зәңгәрләнеп беткәнче су кереп, күлмәк итәге белән балык сөзеп, самовар чистартып мәш килә идек. Инештән ары су күрмәгән яланаяклы кызның дәрьяларда Босфор, Мәрмәр киңлекләрендә колач салып йөзәрмен дигән уй башыма да килгәне булмады. Урта диңгез, Мәрмәр диңгезләрнең тау-тау дулкыннарын күреп сокландым. Балаларыма рәхмәт – дөньяны күрсәтәләр. Казан – татарның таҗы. Еш кына мәркәзебезгә алып баралар. Елның иң матур фасылында – җиләкле җәйләрдә Иске Кармәтемә алып кайталар. Туган авылымда каберстанга барып ата-анам, туганнарымны зиярат кылам.
Намаз – олы иптәш, күңел тынычлыгы. Раббым биргән олы нигъмәтне кабул итеп, кулымнан һәм көчемнән килгәнчә Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышам. Бу дөньяда да үз өлешемне онытмыйм. Үзем яши торган Новотроицкое авылында, район күләмендә һәм Яр Чаллыдагы үзәк китапханәдә уздырыла торган мәдәни чараларга, шигырь кичәләренә чакыралар. Төрле бәйрәмнәргә атап шигырь язуымны сорыйлар. Район күләмендә оештырылган дәү әниләр бәйгесендә «Суперәби!» булдым.
Балачактан биергә яраттым. Хәзер дә үзем чиккән алъяпкычымны киеп һәм татарча яулыгымны ябып, милли орнаментлы кәвешләремне киеп, тыпырдатып биисем килә дә бит... Анысы инде матур хыял гына. Хәзер аяклар тыңламый. Авыр сугыш елларында карлы-бозлы басу-кырларда яланаяк килеш балчык астыннан черек бәрәңге җыюлар, күтәртмәле чабаталарның күрше авылга укырга барганда таралып китүләре буыннарга төшкән. Килер буыннарга андый ачы язмышларны күрергә язмасын дип дога кылам», – ди ак әби.
Яраткан шөгылем белән хушлашу
Асия Хәсәнованың фатиры милли музейны хәтерләтә. Карават, диван, урындык һәм кәнәфиләрдәге чигүле япмалар – күз явыңны алырлык! Фатир диварларына баш-башлары чигүле сөлгеләр эленгән.
Чигешләрдәге борма-борма юллар Асия апаның язмышының урау юлларын, матур гөлләмәләре – тормыш чәчәкләре – бәгырь җимешләрен белдерә сыман.
Баш-башлары чигүле сөлге – сабантуй бизәге. Татар авылларында гомер-гомергә Сабантуй алдыннан яшь киленнәр үзләре чиккән сөлге бүләк итә торган булганнар. Бу матур йола хәзер дә яшәп килә. Ел саен Сабантуйга үзе чиккән сөлге бирә. Казанда милли музейда да милли чигешле тастымалларым саклана.
Күптән түгел Асия апа янә балачагына, үсмер елларына, яшьлегенә кайтып килгән – чигү җепләрен янә кулына алган. Бу хакта ул болай дип сөйли: «Биш-алты яшьтән чигү чигәргә, челтәр бәйләргә өйрәндем. Төргәк-төргәк мулинәләремне тартып чыгардым да яраткан шөгылемә янә тотындым. Дистә еллар буе сандыгымда яткан бәз тукымага хисләремнең төсе “чигелде”. Ул әйберләргә “Хушлашу” дип исем бирдем. Мулинәләр дә бетте, кулның егәре дә саекты. Шулай хушлаштым яраткан шөгылем белән».
Шигъри тәлгәшләр
Кемнәрдәндер балаларына мирас булып: күмәртәләп акча, йорт-җир, асыл нәселле атлар, затлы машиналар калдыра... Хәләл кәсеп белән табылган икән, калсын, бәрәкәте булсын. Рухи байлык тудыручыларның күпчелеге матди яктан бигрәк башка якны кайгырта – мәңгелек кыйммәтләр беренче урында тора. Асия апа нәкъ шундыйлардан. Шагыйрәнең «Сагыну таңнары», «Күңелем хисләре», «Җанга шифа» һәм күптән түгел дөнья күргән «Яшәүләрдән һич тә туймам!» исемле шигырь җыентыгы – рухи мирасы.
Асия Хәсәнова гомере буе җигелеп тормыш арбасын тарткан, намуслы хезмәт юлын үткән, иренә итагатьле тормыш иптәше булган. Туган туфрагы, арыш, бодай басулары исе – дөньядагы иң хуш ис, анда үскән игеннән салынган ипи – иң тәмле сый, көлдә пешкән бәрәңге – иң тансык ризык булып, туган җире һавасы – иң саф һава булып, гомере буена аны озата килә. Болар, һәммәсе дә! шигырьләрендә чагыла. Иҗатында Аллаһка рәхмәте һәм биргән барлык нигъмәтләренә шөкер итүе, балаларына-оныкларына, гомумән барлык кешеләргә нәсыйхәтләре, матурлыкка сокланулары, туган җирен сагынудан туган сагышлары, үткәннәрдән сабак алу һәм алдагы көнгә ышанычы чагыла. Җиде бала тәрбияләп үстергән ананың халкына әйтер сүзе бар. Вәгазь, нәсыйхәт, яхшы киңәшкә тиң шигырь китапларын нәсел-нәсәбе, дус-ишләре, танышлары, гомумән шигърият сөючеләр яратып кабул итте.
Асия апа күркәм холыклы, йөзеннән нур бөркелеп тора. Ул һәр җомгада мәчеткә бара, сәдакасын сала. Авыл мәчете манарасыннан яңгыраган моңлы азанны тыңлап хозурлана. «Олыгаю чорларым, картлыгым – бик бәхетле», – ди туксан яшенә якынлашып килгәндә дә рәхәт итеп камыр ризыклары әзерләүче, өен – чиста, өс-башын пөхтә тотучы, матур күңелле ак әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев