Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар тиеш өчен түгел, күңелләре кушуы буенча эшлиләр

Ел саен җәй башында бөтен ил күләмендә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле эшләгәннәре, ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә районның сигез социаль хезмәткәре район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның бүләкләренә ия булды – район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйковага, социаль хезмәткәрләр Рәмилә Зыятдиновага, Гөлфия Исламовага, Гүзәлия Хөснетдиновага мактау грамоталары, Гөлчәчәк Әхмәтгәрәевага, Фәнзилә Зәйнуллинага, Фәния Кәрәмовага һәм Земфира Мифтаховага рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Минемчә, социаль хезмәткәр – ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт. Күп кенә очракта ялгыз кешеләр өчен социаль хезмәткәрләр иң кадерле затларга әйләнә. Киң күңелле, игътибарлы һәм сабыр шәфкать ияләре ветераннарга, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, тәрбиягә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. 
Бүләкләнүчеләрнең берсе – Күзкәй авылыннан Рәмилә Зыятдинованың социаль хезмәткәр булып эшли башлаганына 1 июль көнне төп-төгәл 15 ел була. Аңа ярдәмгә мохтаҗ җиде кеше беркетелгән. Берсе – сугыш ветераны, өчесе – тыл ветераны, калганнары үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаган өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Опекадагы кешенең төрлесе бар, шуңа күрә аларга хезмәт күрсәтү графигы да төрлечә – кайсына атнага өч тапкыр бару кирәк булса, икенчесе һәр көнне игътибарга мохтаҗ.
Рәмилә ханымның вазифалары исәпләп бетергесез. Өйне тәртиптә тоту, ашарга пешерү, урын-җирләрне алмаштыру, керләр юу, тәрбиягә мохтаҗ булганның үзен юындыру, сәламәтлеген контрольдә тоту, кибеттән кирәк-яраклар алып кайту һәм тагын бик күп башка йомышлар һәм үтенечләр. Моңа өстәп, әле ялгыз, олы яшьтәге кеше белән уртак тел табарга, күңелен дә күрегә кирәк. Билгеле булганча, өлкәннәр күңеле – кылдан да нечкә. 
– Безнең эшебездә иң мөһиме – аларны аңлау, изгелек кылу, аларга карата шәфкатьле мөнәсәбәт, – ди Рәмилә ханым.
Аны әби-бабайлары яратып «кызым, балам» дип йөртәләр. Кайчакта: «Син миңа үз баламнан да кадерлерәк инде хәзер», – дигән сүзләр дә ишетә. Һәрвакыт тәрәзәдән карап «кызларын» көтеп торалар. 
– Минем әби-бабайларым арасында Хәнифә апа Әшрәфуллина бар, аны 12 ел карыйм. Хәнифә апа урында гына ятып тора, балалары да юк. 12 ел эчендә туганлашып беттек дисәң дә була: ул миннән, мин аннан башка тора алмыйбыз. Исән-сау гына була күрсен инде. 15 ел дәверендә минем карамакта булган 11 әби-бабайны җирләргә туры килде. Аларны югалткач бик авыр, атналар буе сагынып йөргәнемне күргәч, таныш-белешләр йөрәгеңне бетерәсең дип тә ачуланып алалар. Вакытлар үткәч тә, авыл буенча барганда, үзем дә сизмәстән шулар йортына борылам. Ял көннәрендә дә бар уйлар әби-бабайлар белән бәйле. «Нишләп ята микән?» дип башта телефоннарына шалтыратам, алмаса, егылып ята күрмәсен дип, өйләренә чыгып йөгерәм, – дип сөйли Рәмилә ханым.
Хәер, бу тармакта башкача эшләп тә булмыйдыр, чөнки социаль хезмәткәр кемгәдер килгән кайгыны, бәлане, кемдер кичергән фаҗигане үзенекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшли.

Фото социаль яклау идарәсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев