Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” финалда икенче җиңүен яулады

"Ак Барс" һәм "Трактор" арасындагы серия исәбе - 2:0. Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалында икенче уенында җиңде. "Ак Барс" командасы үз бозында Чиләбенең "Трактор" командасын 4:3 исәбе белән отты. Кунаклар уенны бик кызу башлады. Беренче периодның 7 минутында "Трактор" командасы уенчылары Рихард Гюнге һәм Александр Рыбаков Эмиль Гарипов...

"Ак Барс" һәм "Трактор" арасындагы серия исәбе - 2:0.

Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалында икенче уенында җиңде. "Ак Барс" командасы үз бозында Чиләбенең "Трактор" командасын 4:3 исәбе белән отты.

Кунаклар уенны бик кызу башлады. Беренче периодның 7 минутында "Трактор" командасы уенчылары Рихард Гюнге һәм Александр Рыбаков Эмиль Гарипов капкасына ике алка кертә алдылар.

Тәнәфестә "Ак Барс" командасы хаталар өстендә эш башкаргандай булды. Икенче период башында Андрей Марков, ә берничә минуттан соң Александр Бурмистров Казан командасы җанатарларына бәхетле мизгелләр бүләк итә һәм исәпне тигезли. Бу периодта "Ак Барс" уенчылары исәпне генә тигезләп калмый, ә үз командаларын алга да чыгара. Данис Зарипов керткән алкадан соң видеокабатлауга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Нәтиҗәдә алка Джастин Азеведо исәбендә, чөнки гол инде ул бәргәндә үк капка сызыгын узган булган икән. Исәп - 3:2.

Сүз уңаеннан, бүген "Ак Барс" хәҗүмчесе Джастин Азеведоның туган көне дә иде. Уенчыга 30 яшь тулды.

Икенче периодтагы көрәш ахырга кадәр барды. Периодның азагында "Трактор" алкаларны тигезләп куя.

Өченче периодта уен соңгы голга кадәр дәвам итте дисәк була. Ике команда да хаталар җибәрмәскә тырышты. Хәлиткеч алканы Данис Зарипов кертте. Данис Зарипов тумышы белән Чиләбе татары.

Шулай итеп, "Ак Барс" белән "Трактор" арасында барган серия исәбе Казан командасы файдасына 2:0. Серия Чиләбедә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев