Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйләр ничек уза, тукайлылар?

Елның иң матур фасылы – җәйнең шаулап торган чагы. Районыбыз халкы бу вакытта ниләр белән мәшгуль, нинди эшләр кыра икән? Бу хакта олысы-кечесе белән сөйләшеп алдык әле. Сезгә дә кызык булыр дип ышанабыз.

Илгизә Нуруллина, пенсионер, Күзкәй авылы:

– Авылда җәй чоры ул эш вакыты, дип саныйм. 70 яшькә җитсәм дә, йортым тулы малым бар: ике сыер, үгезләр, бозау асрыйм. Үрдәкләр, бройлер чебиләрем үсеп килә. Бераз соңрак, үсеп җиткәнрәк каз бәбкәләре сатып алырга да ниятем бар. Йорттагы эштә буенча, малларымны тәрбияләргә балаларым, оныкларым ярдәм итеп кенә торалар. Ә оныкларга бик бай мин – җиде оныгым, бер оныкчыгым бар. Хатын-кыз өчен бик кадерле хәзинә ул! Әле менә җиләк юк дип, сөйлиләр. Ә мин бу җәйдә 18 чиләк җир җиләге җыеп саттым. Кичә дә аланга барып, тагын бер чиләк җыеп кайттым. Аннары крыжовник, чия, карлыган җимешләреннән 21 банка компот яптым. Соңгы елларда без «Мохито» дигән компотны бик яратып эчәбез.

Ялга килгәндә, хуҗалык эшләреннән кыш ахырында хәл алам. Төмәнгә, кайнар чишмәләргә йөрим, шифалы су белән шул рәвешле тәнемә, буыннарыма сәламәтлек өстим.

Илгизә ападан «Мохито» компоты рецепты:

Өч литрлы банкага 2 стакан крыжовник, 1 түгәрәк итеп киселгән лимон яки апельсин телеме, 1 стакан шикәр салып, кайнар су өстим. Аннары банканы калын одеал белән уратып алып, аны шулай ике-өч көн тотканнан соң, кышкылыкка сакларга алып куям.

Валерий Фәйзуллин, Тукай районының спорт мәктәбе тренеры:

– Бөтен җәй айлары күнегүләргә багышланган җыеннарда уза. Әлеге вакытта районның алты яшь бандминтонисты белән Чаллы шәһәренең «Заря» спорт мәктәбендә җыенда без. Биредә көн дә кырыс график буенча күнегүләр үткәрәбез. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен дә, ял өчен дә барлык шартлар булдырылган. Безнең спортчы кызлар һәм егетләр бик кәнагать. Биредә шулай ук Удмуртиядән, Байкал аръягыннан да бадминтонистлар бар. Минем җитәкчелек астында шөгыльләнүче, районыбыз горурлыгы булган Роксана Пучинина һәм Камилла Гатупова Болгардагы җыеннарда. Анда алар үз эшләренең остасы булган тренерлар белән көненә өч тапкыр күнегүләр ясыйлар. 11 августтан исә без үзебезнең райондагы «Балкыш» лагерена спорт сменасына барачакбыз. Бик шәп булыр дип уйлыйм! Балалар күңелле уеннарда, конкурсларда катнашып, экскурсияләргә барып күңел ачачаклар һәм, әлбәттә, спорт, тренировкалар турында да онытмаячаклар. Августның 19ында исә без спортчылар белән Саратовта бандминтон буенча узачак Бөтенроссия турнирында үзебезне сынап карарга ниятлибез. Кыскасы, җәй яшь спортчылар өчен файдалы узачак.

Үземнең гаиләмә килгәндә, тормыш иптәшем Илгизә минем һәр эшемә теләктәшлек күрсәтә. Үзе дә спортчы һәм тренер булгач, хәлемә керә, эшемне аңлый ул. Шул ук вакытта оныкларым Кира белән Ника да спорттагы уңышлары белән сөндереп торалар. Алар бандминтон буенча үз категорияләрендә Бөтенроссия турнирларының абсолют җиңүчеләре. Биш яшьлек оныгым Савелий да үсеп килә. Аның да бадминтонга карата кызыксынуы бар. Һәрхәлдә, үз яшендә ул ракетканы кулында нык тота.

Полина Панасеенкова, 12 яшь, Шилнәбаш авылы:

 – Бар балалар кебек, җәйне, каникулларны зарыгып көтеп алдым. Быел да үткән елдагы сыман «Браво» дип аталган иҗади лагерьга бардым. Бу юлы мин икенче сменада ял иттем. Нарат урманы һавасын сулап, елга янында вакытны яңа дусларым белән күңелле уздырдым. Лагерьда безнең белән вокал, хореография буенча белгечләр, музыкантлар шөгыльләнде. Шәхсән үземә патриотик җырлар башкару бик ошады. Минем өчен бу яңа юнәлеш.

 

Үткән җомгада исә минем туган көнем булды. Бүлмәдәш кызлар мине төнге сәгать 12дә уятып, котладылар, матур теләкләр әйттеләр. Әти-әнием исә мәктәптә яхшы укыганым өчен кесә телефоны бүләк иттеләр. Аннары, тимер юлда машинист булып эшләүче әтием эш урынында минем өчен видео төшереп, туган көнемә матур теләкләр әйтте, минем хөрмәткә тепловоз тавышы белән янә бер котлады.

Вероника Малышева, Калиновка авылындагы кибет сатучысы:

 – Ял турында сүз дә юк! Авылда җәен эшсез утырып булмый ул. Ихатада дуңгызлар үрчетәбез, тавыклар, бройлер чебиләре үстерәбез. Әле менә бакчам да гел шау чәчәктә утыра. Иртән йокыдан торгач та, алар белән сөйләшәм, шул чәчәкләр белән бергә күңелем дә гел чәчәк атып, шатлана. Чәчәкләрдән кала, бакча - бызда күпләп яшелчәсен дә үстерәбез: биш төрле кәбестә, томатлар, кишер, чөгендер, сарымсак, суган, борыч, баклажаннар – бербуш урын юк. Хәзерге вакытта ташкабак күпләп өлгерә. Эштән кайткач, аларны эшкәртәм – банкаларга салып, консервалар әзерлим.

Кызым Мария быел институтны тәмамлап чыкты, әлеге вакытта ул минем белән кибеттә эшли. Икенче кызым Елизавета – бакчаны карап, тәрбияләп тору эшендә иң зур ярдәмчеләремнең берсе. Тагын бер кызым Настя исә бу көннәрдә спорт мәктәбеннән җыенга китәргә җыена. Ул «Импульс» клубында спорт биюләре белән шөгыльләнә. Балаларыбызның иң кечкенәләре су белән уйнап, суда чумып рәхәт чигәләр. Шул максаттан ирем Иван зур бассейн сатып алган иде – көнетөне шунда су кереп, вакытларын күңелле уздыралар. Аннары, елга буена да бергәләп җыелып барабыз, балаларны үзләрен генә анда җибәрмибез, аларга күзколак булырга тырышабыз. Сакланганны Ходай саклаган диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев