Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Агачларны сындырма – кулың корыр”

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.

Менә шуны истә тотып, Россия Федерациясендә  Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатыннан  бу көнне  Сәет авылы урамнарына һәм мәчет ишек алдына агачлар утырттык.   Бу чарада Милли шура рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразыев  тормыш иптәше белән,  “Ирек” җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Рәхим улы Хаҗиев , авыл халкы һәм кайткан кунаклар да катнашты. 

 

Сәет авылы клуб мөдире Габдрахманова Айсылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев