Әфган – таулар, ташлар иле
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озакка сузыла. Йөрәкләргә, күңелләргә җәрәхәтен салган сугыш тугыз ел да ике ай, ягъни 3338 көн дәвам итә.
Таулар, таш кыялар һәм тарлавыклар илендә барган сугыш аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. Шуларның 72 се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Унбиш меңнән артык солдат һәм офицер сугышта һәлак була, алты меңе сугышта алган яралардан һәм каты авырулардан туган илгә кайткач вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала. Бу – коры статистика. Ә аның артында күпме җәрәхәтләнгән җаннар, җимерелгән язмышлар, күз яшьләре, толлар, ятим балалар һәм гомере буе кайгы касәсен учына кысып тоткан аналар.
Бәгырьләрне өтеп исә сәмүм җиле...
Хатирәләр алар – төрлетөрле. Сугыш хатирәсе – әрнүле, үзәк өзгеч.
15 февраль – әнә шундый истәлекләрне барлый торган, күңел яраларын ача торган, җанны әрнетә торган истәлекләр белән тулы искә алу көне. Бүгенгесе көндә Тукай районында 125 әфганлы яши. Шуравиларның яше 55 тән 65 яшь аралыгында булып, аларның кайберләре лаеклы ялга чыккан, күпчелеге кайда да булса тырыш хезмәт куя, араларында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булганнары да байтак.
Сәмум – тәнне көйдереп ала торган, кырыс җил. Анда эсселек иллешәр градуска җитә. Әфганстан – мәгърур кыя-таулар иле. Болын-кырлар, үзәннәр, салмак агымлы елгалар һәм биек булмауган тау-калкулыклар иленнән килгән ир-егетләр өчен аның мәһабәтлеге шулкадәр генә. Чөнки, уңнан-сулдан, алдан һәм арка яктан ядрәләр очып торганда кыя-тауларның мәһабәтлеге арткы планга күчә. Әнә шул тау-кыялар артында, яшерен мәгарә сыман чокырларда, тарлавыкларда үлем сагалап тора. Сәмум җиленең әле булса тынып торганы юк – кабат-кабат килеп хәтер-хатирә “ишеген” шакып тора.
Шурави
Шурави – әфганча, безнең телдә совет солдаты дигәнне аңлата. Кушбитле сәхифәбез җирлегебездә яшәүче шуравиларның икесе: Калмаштан Мансур Сәхипҗан улы Тәкыйуллин һәм Теләнче-Тамак авыл җирлегенә керүче Таулык авылында туып-үскән Әзһәр Гыйльметдин улы Гиниятуллин турында.
Үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калган, туган илгә әйләнеп кайткан солдатларның күбесе сугыш турыда артык җәелеп сөйләргә яратмыйлар. Йөрәк ярасын ачып тору болай да какшаган сәламәтлекләренә өстәмә авырлык булуын исәпкә алып, әфганлылар белән сугышның авыр эпизодлары турында сөйләшүне кирәк дип санамадым. Сугыш зилзиләсен кичү эзсез үтми. Мансур Сәхипҗан улы Тәкыйуллин күптән түгел йөрәгенә операция ясаткан. Илле җиде яшьлек ир-егет бераз хәл-әхвәл алуга янә эшкә керешкән. «Безнең чордагылар исәя башлауга ук хуҗалыкта кул арасына керә иде бит инде. Без – бигрәк тә. Чөнки әти иртә вафат булды. Әти үлгәндә миңа нибары сигез генә яшь иде. Рәмзия апам белән әнинең уң кулы булдык. Мәктәпне тәмамлагач машина йөртүче һөнәрен үзләштердем. 1984 нче елны армия хезмәтенә алындым. Әфганга китәсемне белдем. Безнең районнан берничә егет идек. Әнинең бердәнбер таянычы булгач мине анда җибәрмәгән дә булырлар иде. Ләкин иптәшләремнән аерылып калуны күңелем кабул итмәде. 1986 нчы елны шурави исемендә туган җиремә әйләнеп кайттым. Ул вакытта КамАЗ заводлары гөрләп эшләп тора – кою заводына эшкә урнаштым. Бераздан үзгәреш җилләре исте, аннары КамАЗда янгын булды. Хезмәт хакларын ала алмаулар... Болары да зур сынау булды. Ә инде Әфганда күргән-кичергәннәр турында романнар язарга булыр иде. Зарланмыйм. Ир-егет нык булырга тиеш. Мин бит Әфганда булуымны әнигә әйтмәдем. Шул рәвешле газиз кешемнең йөрәген сакларга тырыштым. Ләкин... сер ачылды. Бер ел әфганда хезмәт иткәннән соң командирымнан әти исеменә “Рәхмәт хаты” килгән. Менә шунда әни барысын да белгән инде. Ниләр кичергәне хакында үзе генә белгәндер. Шулай да, бер вакыйганы сөйләде. Янгын сүндерүчеләр һәр өйгә кереп ут чыкканда кулланыла торган әсбаплар, сулы мичкәләр булубулмавын тикшереп йөри иде бит. Шулай бервакыт җәйге матур бер көнне әни эштән кайтып килгәндә безнең капка төбендә формадагы кешеләр басып торганын күрә һәм тораташ сыман катып кала. “Улым!?.” дигән уй яшен угы сыман йөрәге аша үтә. Янгын сүндерүчеләр икәнлеген белгәч иркен сулыш алып куя. Аллаһка шөкер, әни газы-суы кергән, бөтен уңайлыклары булган тормышта яшәп калырга өлгерде.
Үземнең исән-сау туган җиргә әйләнеп кайткач кичергән хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Күпмедер вакыт исән калуыңа ышана алмыйча йөрисең. Сугышчан дусларың арасында һәлак булганнар күз алдыңа килеп баса. Сугыш гарасаты төшләргә керә. Менә шул әче хатирәләр адәм баласының сәламәтлеген “кимерә”. Сугыш кырына кергәндә, безнең очракта исә, тау-ташлар, кыялар арасына кергәндә: “Исән калырбыз, боерган булса!” дигән өмет була. Паникага, күңел төшенкелегенә бирелү бик яман нәрсә. Исән калуга өмет булганда гына сугышчы итеп тоясың үзеңне. “Теплый стан” дип аталган дислокация урыны Кабулга якын гына җирдә иде. Анда – дислокация урынына азык-төлек алырга, юынырга – вакытлыча гына кайтып киләсең. Сирәк кенә эләккән ял вакытында иң беренче булып кулыңа кәгазь-каләм аласың... Газиз әниең, якын кешеләрең, туган җирең күз алдына килеп баса. Алар белән “серләшү” – олы бәхет. Син – исән! Син – туган илең белән кзгазь-кәлам аша элемтәдә! Менә шундый инде солдат тормышы. Сугышчан дусларым белән аралашабыз. Фәрит Зиннәтуллин Казанда яши, дәрәҗәле эш башкара. Бордыдан Любик Кибардин, Бордыбаштан Фәрит Борһановлар белән гаилә дуслары булып, гел элемтәдә торабыз.
Түм-түгәрәк гаиләм бар. Хатыным – Игенче авылы кызы. Чулпан белән өч ул тәрбияләп үстердек. Өчесенең дә үз гаиләләре бар. Илдар белән Зилә – өч кыз, Ленар белән Гүзәл – ике малай, Динар белән Регина бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ялларда, бәйрәмнәрдә өебез оныкларның шат авазына күмелә» – дип сөйли артеллирист, взвод командиры урынбасары, өлкән сержант Мансур Сәхипҗан улы Тәкыйуллин.
Таулык егете – таулар иле Әфганстанда
Совет солдаты – шурави Әзһәр Гыйльметдин улы Гиниятуллин – Теләнче-Тамак авыл җирлегенә караган Таулык авылында, күпбалалы гаиләдә туып үскән. «Мин гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килгәнмен. Гомер буе әти-әниемә рәхмәтле булып яшим. Унбер бала – үзе үк балалар бакчасының бер төркеме, кече авылның башлангыч мәктәбе бит ул! Гаиләдә һәрберебез көтеп алынган, кадерле балалар булуыбызны тоеп-сизеп, белеп үстек. Һәрвакыт тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Бөек Ватан сугышы ветераны әтием, күп бала тәрбияләвенә карамастан колхоз эшендә гел алдынгы булган әнием безгә карата бик игътибарлы булдылар. Әнинең чиста-пөхтә кеше булуы турында әле дә булса авылда искә алып сөйлиләр. Туган авылым белән элемтәне һәрвакыт саклап яшибез Эштән әз генә бушаган арада гаилә белән авылга кайтабыз. КамАЗда хезмәт куям. Эшемне яратам. Исән-сау булып эшләргә, гөрләтеп яшәргә язсын. Арабыздан мәңгелеккә кү чкән иптәшләр еб езне һәрвакыт искә алып торабыз. Иске Абдул авылында Айбулат Мөнирович җитәкчелегендә әфганлылар тырышлыгы белән ачылган “Гиндукуш” хәрби музеенда оештырылган чараларда катнашабыз. Мәктәпләрдә укучылар белән очрашабыз. Әфганстанда һәлак булганнар, туган җиребезгә кайткач сугышта алган яралардан үлгән сугышчан иптәшләребез истәлеген мәңгеләштерү өчен аларның туган йортларына “Истәлек такталары” куябыз. Без аралашып яшибез. Шушы көннәрдә генә Белоруссиядә яшәүче полкташым, кардиолог булып эшләүче Сергей Ивашкога ватсаптан яздым.
«Җиз иләк» аша үткән солдат
Чик сакчысы Әзһәр Гыйльметдин улы Гиниятуллин хакында шулай дип әйтү дөреслеккә туры килә. «Теләнче-Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач Яр Чаллыга килеп эшкә урнаштым. Аннары – армия хезмәте. Әфганда интернациональ бурыч үтәгән шурави булдым. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1987 нче елның 8 нче маенда чакыру кәгазен тотып Яр Чаллы военкоматына килдем. Медкомиссия үтеп Казанга баргач Сарман районы егетләре белән Әфганстанга – кайнар ноктага эләгүебезне белдек. Атнадан артык поездда барып Төрекмәнстанның Тагтабазар (Тахта-Базар) поселогындагы хәрби частька килеп җиттек. Анда өч ай ярым укыгач, өйрәнүләр узгач, чик буе гаскәрләренең мотоманевр төркемендә хезмәт итәргә алдылар. Шунысын да әйтәсем килә, чик сакчысы гаскәрләренә мандат комиссиясе аша үткән солдатларны гына алалар. Әфганда бер ел да сигез ай интернациональ бурычны үтәдем. “Король бездорожья” дип аталган “Урал 4320” – күптоннажлы авыр йөк машинасында гаскәрләр өчен сугыш кирәк-яраклары, азыктөлек, медикаментлар ташыдым. Әфган халкына берничә тапкыр гуманитар ярдәм (азыктөлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары) илтергә туры килде. Алтмышар “Урал 4320” йөк машинасы колонна булып барабыз. Һавада – боралаклар (вертолет), очкычлар. Алар безне озата бара. Разведка эшләп торса да, сугышта ни буласын алдан белеп бетерә алмыйсың. Душманнар кинәт кенә биек тау башларында, кыялар арасында пәйда була да, кинәт кенә югала. Алар тауларга чокыр ясап боралакларны күзәтеп яталар. Авыр йөк машиналарын – чакрымнарга сузылган колоннаны озата баручы боралакларны бәреп төшерү – аларның максаты. Аннары, һөҗүм иткәч, канат-бау белән үзләрен бәйләп янә чокырга төшеп китәләр икән. Сугыш үлемсез, яраларсыз булмый шул инде. Иптәшләреңне югалту бик авыр. Икешәр атна юлда була идек. Юл дип атала гына инде ул. Текә тауларга авыр йөк машинасы белән менүнең нинәрсә икәнлеген аны үзе татып караган кеше аңлый.
Кайнар ноктада хезмәт иткән, сугыш гарасатын кичкәннәр белә: анда бары тик бер-береңә ышаныч; сугышчан дустыңны – иптәшеңне кайгырту – һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тору; кыюлык; бердәмлек булганда гына алга куелган максатка ирешеп була. Татарстан егетләре Әфганда да үрнәк булды. Бу – коры сүзләр түгел. Часть командиры Разниченко гаскәриләр каршында: “Особая благодарность бойцам Татарстана!” дип безгә олы рәхмәтен белдерде. Бу – зур горурлык.
Интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган әфганлыларны, туган якка әйләнеп кайткач вафат булганнарны без – исәннәр, һәрвакыт искә алабыз. Халкыбызда: “Исәннәрнең – кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән әйтем бар. Бер-беребезне барлап, хәл-әхвәл белеп тору, ярдәм кулын сузу – кешелеклелек. Бүгенгесе көндә аеруча кирәкле шушы сыйфатларны халкыбыз югалтмасын иде», – ди сугыш гарасын кичкән солдат.
Әзһәр Гиниятуллин – Яңа Бүләк авылы кызы Диләрә белән матур гаилә корган. Олы уллары Илмир белән киленнәре Чулпан ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Чулпан – танылган блогер. Әзһәр олы улы Илмир белән Яр Чаллыдагы “Боз сарае”на – төнге хоккей лигасына (НХЛ) йөри. Гаиләдә нәни хоккейст үсеп килә – дүрт яшьлек Роберт боз өстендә бабасы белән әтисеннән калышмаска тырыша. Әзһәр белән Диләрәнең кече уллары – тугызынчы сыйныфта укучы Рамил футболны үз итә. Кыскасы, Асия апа белән Гыйльметдин ага Гиниятуллинарның төпчек уллары Әзһәрнең тормышы, яшәеше күпләргә үрнәк булырлык.
***
Совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыкканда: «Гаскәриләр китә, ә дуслык – кала!» («Войска уходят, а дружба – остается!») дип эре хәрефләр белән язылган транспарантлар тоткан әфган халкы шуравилар үтүче юлларга чәчәкләр сибеп, кул болгап озатып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев