Аерылышуны катлауландырганчы дип, тизрәк аерылышалар
Татарстанның Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертте. Үзгәрешләр Россиянең Гаилә кодексына кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты кабул ителгән очракта, аерылышу срогы бер ай урынына өч ай булачак. Депутатлар фикеренчә, аерылышу процессы сузылу парларга үзара аңлашырга һәм, шул рәвешле, гаиләне саклап калырга ярдәм...
Күптән түгел Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының гражданлык хәлләрен теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, аерылышу срогын бер айдан өч айга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннән соң, Татарстанда аерылышулар саны 7 процентка күбәйгән. Безнең районда әлеге мәсьәлә ни хәлдә икән? Моның турында район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинадан сораштык.
- Билгеле булганча, гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә ике як та риза булган яки уртак балалары булмаган гаиләләрне аералар. Ә балалы гаиләләрне аеру процессы җәмәгать суды аша башкарыла. Ә калганнары әлеге бүлеккә, аерылышу турындагы суд карарын тотып, документ алырга гына килә. 2016 елның 1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 55 пар язылышкан булса, 58 гаилә таркалды. Аерылышуларның 7се гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә башкарылды. Егерме, утыз елга якын бергә торган һәм балалар үстерергә җитешкән парлар күбрәк аерылыша, - ди гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Ринатовна. - Аерылышучыларның саны арту, уйлавымча, аерылышу процессын катлауландыруны күз уңында тоткан закон проектын кертү белән бәйле. Чөнки аерылышучыларның күбесе күптәннән бергә яшәми, шуңа да, аерылу срогы артканчы, тиешле документны алып калырга ашыгалар. Россиянең Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә килгәндә, минем фикерем түбәндәгечә: гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Кызганыч, никахлашкан парларның күбесе аерылышу белән тәмамлана. Бу күренешкә битараф кала алмыйбыз. Гаиләне саклап калу өчен бөтен чараларны да күрергә, аерылышу турындагы гаризаларны җентекләп өйрәнергә кирәк. Аерылышу турындагы гаризаның каралу вакытын арттырырга теләү - дөрес карар, ир белән хатынга мөнәсәбәтләре турында уйланырга вакыт күбрәк бирелсен иде, - дип билгеләп үтте ул. - Аерылышу турында гариза язарга килгәннәр белән бергә эчкерсез әңгәмәләр үткәрү дә урынсыз түгел. Ныклап уйларга һәм, үзара үпкәләүләрне онытып, аңлашырга вакыт бирәбез. Менә шундый әңгәмәдән соң 3 пар аерылмаска дигән карарга килделәр. Дөрестән дә, аерылышу чигенә килеп җиткәннәргә психолог ярдәме дә бик кирәк. Бер-берсенә нинди генә үпкә сүзләре әйтмиләр дә, нинди генә гаеп ташламыйлар бит аерылышырга килгән парлар. Без, үз чиратыбызда, аерылышырга карар кылучыларга психолог белән күрешергә, консультация алырга тәкъдим итәбез, - дип сөйләде район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев