Аек булмаган килеш рульгә утырганнар
24, 26, 27 сентябрь көнәрендә район ЮХИДИ инспекторлары авылларда исерек килеш руль артына утырган өч ир-атны тоткарладылар. Беренче очрак – Борды авылында. Анда ВАЗ-2107 автомобиленә утырган 57 яшьлек ир-ат туктатыла.
26 сентябрьдә Круглое Поле поселогында 43 яшьлек ир-ат ЮХИДИ инспекторларына эләгә. Ул да ВАЗ-21074 машинасында була.
27 сентябрьдә кичке сәгать 9 тулгач Калмаш авылында 53 яшьлек ир-ат тоткарлана. Ул «Киа Спектра» машинасы руле артында исерек килеш барган була.
Кагыйдә бозучыларның һәрберсенә админитратив хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Алар 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк, 30 мең сум штрафка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев