Аңа туксанны бирмәссең
Биклән авылында Мөнҗия апа Шиябиеваның ишегалдына керсәң, гөлбакчага килеп эләккән кебек буласың. Бу йортта туксан яшен тутырган апа яши дип тә уйламассың. Бар җирдә матурлык, чисталык.
Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Ун яшьлек кыз балага кечкенәдән тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Туган авылы Бикләндә үзе кебек үсмер малайлар, кызлар белән бергә өлкәннәргә ярдәм итәләр, җирен дә казыйлар, чәчүен дә чәчәләр, печәнен дә чабалар, кырдан көлтә дә ташыйлар. Эш эш белән, мәктәптә укуда да сынатмыйлар.
«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү хакына!» дип хезмәт куйган авыл халкы 1945 елны гына бераз җиңел сулап куя. Әмма сугыштан соң илне, авыл хуҗалыгын күтәрү янә көч куюны сорый. Мөнҗия инде үсеп җиткән кыз бала, колхозда нинди генә авыр эшләрне башкармый, җирен дә сөрә, малларын да карый, ир-егетләрнең көче җитмәс «тауларны актара».
Кыз туган авылында мәхәббәтен таба, Гариф исемле егеткә кияүгә чыга. Алар өч кыз балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Гарифе бүген инде гүрдә. Исән булса, алты оныгы, тугыз оныкчыгы өчен сөенеп яшәр иде.
Мөнҗия Шиябиева олыгая төшкәч тә тик утырмый, авылда почта таратырга алына. Егерме ел буе кешеләргә шатлык өләшә, газета-журналларны, хатларны үз вакытында алып кайта. Авыл халкы аны хөрмәт итә, ярата.
Мөнҗия апага әле туксанны бирерлек түгел, һаман шулай ук җитез, кулыннан эш төшми. Аның туксан ике яшьлек Тәнзия апасының да исән-сау булуын исәпкә алсак, нәселләренең озын гомерле булуын чамалыйбыз.
– Йөз яшькә кадәр җитәм, – ди ул шаяртып. Җитәр дә.
Бикләндә аның юбилей кичәсен бик матур итеп үткәрделәр. Чараны оештыручы авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина бик тырышты. Асия ханым үзе дә олы яшьтә булуына карамастан, авылда ветераннар белән актив эшли, спорт ярышлары, ял кичәләре оештыра. Аларга күпләп ветераннарны җәлеп итеп, өлкәннәргә боегып утырырга мөмкинлек бирми.
Мөнҗия Шиябиевага юбилей кичәсендә Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та изге теләкләрен җиткерде, бүләкләде. Кичәгә бик күп авылдашлары килде, Мөнҗия апага рәхмәт сүзләрен әйттеләр, изге теләкләрен теләделәр.
Менә шундый шат күңелле, җор телле ветеран яши районыбызның Биклән авылында. Исәнлек-саулык, озын гомер телибез сиңа, Мөнҗия апа! Синең кебек кешеләр күбрәк булсын иде.
Мәүлет Хисамиев, районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев