16 сентябрь көнне Ярославль шәһәрендә XII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумына старт бирелде
Казан шәһәреннән бер төркем төбәк тарихын өйрәнүчеләр делегациясе Ярославль шәһәренә килде.
Алар арасында Татарстанның 14 районыннан, Россиянең 13 төбәгеннән делегатлар катнаша.
Ярославль - XI гасырда нигез салынган борынгы шәһәрләрнең берсе. Әлеге шәһәрне ачык һавадагы музей дип атарга мөмкин. Шәһәрнең үзәге ЮНЕСКОның тарихи мирасны саклау списогына кертелгән. Монда XVII - XIX гасыр төзелеш культурасына караган биналар сакланган. Шунысын да әйтергә кирәк, Ярославль шәһәре Россиянең «Алтын боҗра» туристлык маршрутына керә.
2020 елда үткәрелгән җан исәп мәгълүматларына караганда Ярославль өлкәсендә 2658 татар яши.
Форумның беренче көне Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше» исеме астында түгәрәк өстәл белән башланып китте.
Чарада катнашучыларны Ярославль өлкәсе губернаторының халыкара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе Александр Бочин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Сергей Таланов, татар автономиясе җитәкчесе Фирдәүс Кузнечихина сәламләде.
Түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясап, Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәк тарихын өйрәнүче ләр комитеты җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы Альберт Борханов: «Мондый чаралар төрле җирләрдә яшәгән татарларны берләштерә халкыбызның бөек, күренекле шәхесләре турында тарихыбызны сакларга ярдәм итә,»- дип билгеләп үтте.
Түгәрәк өстәлдә Гиндукуш хәрби дан музее директоры, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Гарипова Резеда да «Бөек Ватан сугышында җиңүгә райондашларыбзнең керткән өлеше, музейның патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге»дигән темага чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев