14 августта Татарстанда суыта: температура +17 градустан артмаячак, яңгыр явачак
Яңалыклар

14 августта Татарстанда суыта: температура +17 градустан артмаячак, яңгыр явачак

Республикада 14 августта болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бүген кайбер районнарда яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 15–17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус, көндез +12...+17 градус булачак.


Нет комментариев