Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәтер көне

Нәкыйп Вәлиев: «Чернобыльгә барганны белмәдек...»

Үткән чәршәмбедә ил күләмендә Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтен, аның корбаннарын искә алу көне үтте. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә ул вакытта бөтен илдән 600 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында безнең район кешеләре дә була. Шуларның берсе, Күзкәй авылында көн итүче Нәкыйп Мәгъдән улы Вәлиев.

– Мин Чернобыльгә 1987 елның ноябрь аенда киттем. Хә ер үземнең һәм минем белән бер гә военкоматка ученияләргә дип чакырылган башка ир-егет ләр нең анда барасын без белми идек әле. Медкомиссия үтеп, Ка занга барып җиткәч кенә без гә Чернобыль авариясе булган урынга җибәреләчәгебез турын да хәбәр иттеләр. Ул вакытта миңа 39 яшь, хатыным, ике балам бар иде, – дип сүз башлап җи бәрде Нәкыйп абый.

Казаннан соң партизанга дип алын ган ир-егетләрне Оренбург өл кәсендәге Тоцкий полигонына бер айлык укуларга җибәрәләр. Би редә аларны радиация нурланы шы күләмен махсус приборлар белән үлчәргә өйрәтәләр, ава рия урынында кирәк булачак бе лемнәр бирәләр. Бер айдан соң Нә кыйп Вәлиев хезмәттәшләре белән Чернобыльдән 30 километр читтә булган бер шәһәргә барып урнаша.

– Килгәннән соң бер атна вакыт үткәч баш авыртырга тотынды, коры ютәл башланды. Зар лангач, медсанчастьтә безгә баш, ютәл даруы биреп: «Бу ради ция йогынтысы», – дип кенә әйт теләр. Ә бит бу авариядән соң ел ярым вакыт үткәч, һәлакәт урыны саркофаг белән ябылып куйганнан соң шулай иде. Фаҗига бул ган айда һәм аннан соң вакытта күпме кешенең нурланыштан авырып, үлүен күз алдына китерсәң – йөрәкләр жу итә, – ди Нәкыйп Вәлиев.

Нәкыйп абый хезмәттәшләре белән бергә көн саен, ярты ел дәвамында станция урынына барып, андагы радиация күләмен үлчи, алар шул урында ук диярлек ашыйлар-эчәләр, палаткаларда яшиләр. Күбесе ул вакытларда алынган нурланыш йогынтысында авырый башлый, ә кемдер өйгә кайткач кына сырхауга сабыша. «Һәр кешедә төрлечә чагыла иде ул. Кемнең сәламәтлеге ныграк, аларда авыру билгеләре артык сизелмәде. Хәер, кем белә инде аны хәзер...», – дип тын кала Нәкыйп Мәгъдән улы.

Ярты ел партизанлык вакыты узып, өйгә кайтыр вакыт җиткәч, кайтып китүчеләргә кояштан сакланып йөрергә киңәш итәләр.

– Кояш нурлары үзе дә радиация чыганагы бит ул. Күрәсең Чернобыльдә булганнарга аның йогынтысы ныграк булгандыр. Кояшта сакланмыйча йөргән кешеләрнең чыннан да борыннарыннан еш кына кан китә торган иде, күргәнем булды. Үзем Аллаһка шөкер, әле дә исән-сау, үз аягымда йөрим, сәламәтлектән зарланмыйм, – дип әйтә Нәкыйп абый.

Күзкәйгә 1988 елның март аенда кайткач ул янә, партизанлыкка барганчы эшләгән һөнәрендә хезмәт итүен дәвам итә – механизатор булып эшли. Тормыш иптәше Мәгъфия апа белән кызлары Земфира, уллары Раушанны да бергә үстерергә насыйп була аңа. Улы, килен е белән алар әле дә бергә, бер йортта яши, кызлары Земфира исә ерак түгел, күрше авылда гына көн итә. Оныклары да үсеп, үз көннәрен үзләре күрәләр икән.

– Әле дә эшләп йөрим, ху җа лыгыбыздагы механизаторларга кырга иртәнге, төшке ашларны ил тәм. Һәммәсенә шөкер итеп яшәр гә тырышам, – ди, Нәкыйп Вәлиев.

Без исә аңа алдагы көн нә рендә дә шулай көр күңелле, сәламәт булып, якыннары ихтирамында яшәвен телибез. Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан героебызга Аллаһы Тәгалә яхшылыкларын кызганмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев