Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

«Ампутация — аяк-кулның булмавы, ә инвалидлык — күңел халәте»: МХО ветераны Иван Лёвкинның тарихы

Запастагы капитан Иван Лёвкин Тукай районында гаиләсе өчен уңайлы тормыш шартлары булдырып, урман яныннан йорт сатып ала һәм тылдагы барлык мәсьәләләрен хәл итә. Шуннан соң ул аңлы рәвештә мөһим карарга килә — үз теләге белән фронтка китә. Авыр яралану, тиз арада таралган гангрена һәм Мәскәү госпиталендә аягын ампутацияләү дә офицерны сындырмый. Бүген ул үзен «корыч кешесе» дип атый, спорт чемпионатларында медальләр яулый, йортында ремонт эшләрен үзе башкара һәм башка ветераннарга тормышка кайтырга ярдәм итү өчен социаль координатор булырга әзерләнә. Приднестровьедан Татарстанга кадәр үткән юл, фронттагы көндәлек тормыш, ихтыяр көче һәм дәүләт ярдәме турында — безнең ачыктан-ачык әңгәмәдә.

Приднестровье офицеры Россия сагында

Иван Александрович, сез Татарстанга күптән түгел генә күчендегез, әмма илне яклау карарын тиз кабул иткәнсез. Юлыгыз нәрсәдән башланды һәм ни өчен бу тема сезнең өчен аеруча якын?

Мин Приднестровье Молдава Республикасы — Молдова белән Украина арасында урнашкан кечкенә дәүләттә тудым. 1992 елда, миңа нибары дүрт яшь булганда, анда кораллы конфликт башланды. Шуңа күрә мин балачактан ук сугышның нәрсә икәнен белеп үстем.

Әтием миндә Ватанга хезмәт итүгә мәхәббәт тәрбияләде
Әтием миндә Ватанга хезмәт итүгә мәхәббәт тәрбияләде

Әтием миндә һәм абыемда Ватанга хезмәт итүгә мәхәббәт тәрбияләде. Нәтиҗәдә мин офицер булдым, капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем, туган шәһәремдә хәрби комиссар урынбасары булып эшләдем. Армиягә сигез ел ярым гомеремне багышладым. 2019 елда хатыным белән Россиягә күчендек, ә 2020 елда Татарстанда төпләндек.

Татарстанда тормыш кору һәм контрактка килү

  Димәк, Тукай районына күченгәч, башта тормышыгызны җайга салдыгыз, аннары гына контракт төзергә карар иттегез?

Әйе. 2023 елда монда ипотекага йорт төзедек, машиналар сатып алдык. Гаиләмнең тормышы җайга салынганын, аларның иминлектә икәнен аңлагач, махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылдым.

Мин флаглар тотып кычкырып йөрергә күнекмәгән. Әмма ир-атлар үз йортын һәм илен яклау өчен туган, мин моның шулай икәнлегенә чынлап ышанам. Бу — Ватан алдындагы турыдан-туры бурычыбыз.

— Димәк, сез мобилизациягә эләкмәгәнсез, һәм бу бары тик үз теләгегез белән кабул ителгән карар булган?

— Әйе, мин мобилизациянең ничек узуын күрдем, әмма ул миңа кагылмады.  Ул вакытта төзелеш өлкәсендә рәсми булмаган эштә эшләдем. Белгечлегем буенча мин хәрби, әмма Россиягә күченгәч, башка һөнәр үзләштерергә туры килде. Приднестровьедагы хәрби исемнәрем монда танылмый иде.

Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, капитан дәрәҗәсен рәсмиләштерергә тырыштым, ләкин закон буенча моны эшләп булмады. Ул вакытта гади солдат булып армиягә китү дә мөмкин түгел  — үз йортыбыз юк, туганнар еракта, аз хезмәт хакы белән гаиләне тәэмин итү авыр булыр иде. Шуңа күрә башта ныклап аякка басарга кирәк булды.

Хатыным белән җир кишәрлеге сатып алып, яшәр өчен йорт төзедек
Хатыным белән җир кишәрлеге сатып алып, яшәр өчен йорт төзедек

— Ни өчен Россиянең башка төбәкләре арасыннан нәкъ менә Татарстанны сайладыгыз?

— Башта Севастопольдә төпләнергә тырыштык. Әмма ул вакытта анда безгә авыр булды: торак та, ярдәм дә юк иде. Бер танышым Татарстанга игътибар итәргә киңәш бирде. Монда хезмәт хаклары яхшы, эш күп, кешеләр дә ачык һәм кунакчыл, диде.

Күченгәнебезгә бер дә үкенмәдек. Хатыным белән җир кишәрлеге сатып алып, яшәр өчен йорт төзедек. Хәзер монда пропискада торабыз. Әнием дә берничә айга кунакка килгән иде, әмма август ахырында туган ягына кире кайтып китәчәк.

— Карап торсаң, бу йортка шактый күп көчегез һәм хезмәтегез кергән. Шәһәр читендәге тормышыгыз турында сөйләгез әле.

— Без баштан ук шәхси йорт теләдек. Фатир вариантын бөтенләй карамадык. Безнең йорт урманга бик якын — аңа кадәр нибары дүрт участок бар. Урыны бик матур: тынлык, иртән кошлар сайрый, саф һава. Дөрес, без аны сатып алганда, йорт җәйге дача кебек иде — стеналары гына бар, кышын яшәрлек түгел. Беренче елда мич куйдык, стеналарны үзебез пенопласт белән җылыттык, электр чыбыкларын үткәрдек. Кыскасы, элекке заманнардагы кебек яшәдек: мич яктык, шыгырдаган идәннәрдә йөрдек. Киләсе елга идәнгә плитка җәяргә планлаштырабыз — барысын да үз кулларым белән эшлим. Шәһәр читендәге шундый тормыш миңа бик ошый.

Рәсми рәвештә безнең территория СНТга карый, әмма монда ел әйләнәсе 300дән артык гаилә яши. Тукай районының актив үсүе сөендерә: соңгы елларда юллар төзелде, хәзер элемтәне яхшырталар, чыбыклы интернет үткәрергә планлаштыралар, газ кертү турында да уйлый башладылар. Әлегә электр белән җылытабыз, әмма киләчәккә планнар бик яхшы.

Фронт, яралану һәм тормышка кайту

— Иван Александрович, алгы сызыкка юлыгыз ничек башланды?  

— Контрактны 2025 елның июнь ахырында төзедем. Мин бит туганда йөрәк авырулы булганмын, операция дә кичердем. Шуңа карамастан, әтием безне абыем белән спортка бирде. Мин грек-рим көрәше буенча спорт мастеры кандидаты булдым.

— Фронтта озак булмагансыз. Ничек яраландыгыз?

 

— 2025 елның сентябрендә балтырга кыйпылчык эләкте һәм эчтә калды. Чөнки яраланганнан соң беренче төнне бик көчле атыш астында землянкада үткәрергә туры килде. Икенче көнне генә үзебезнекеләр янына барып җитә алдым һәм мине госпитальгә эвакуацияләделәр.

Ул вакытта инде гангрена башланган һәм тиз арада бот уртасына кадәр күтәрелгән иде. Мине бер госпитальдән икенчесенә күчерделәр. Ахырда Мәскәүдәге Вишневский исемендәге клиникага эләктем. Табиб М. П. Иванковка аерым зур рәхмәт әйтәсем килә. Операцияне ул миңа үзе ясады һәм көн саен күзәтеп торды. Табиблар бер атна буе аягымны саклап калырга тырышты, зарарланган тукымаларны алдылар. Әмма саклап калып булмады. 3 октябрьдә аякны ампутацияләделәр.

Табиблар бер атна буе аягымны саклап калырга тырышты, әмма саклап калып булмады

Операциядән соң Михаил Петрович палатага керде. Мин бик авыр хәлдә идем, сөйләшә дә алмыйм диярлек. Аңа баш бармагымны күтәреп күрсәттем. Табиб елмаеп, үз практикасында ампутациягә шатланган кешене беренче тапкыр күрүен әйтте. Ә мин чыннан да шат идем, чөнки исән калдым. Ике атна дәвамында ашый да, бәдрәфкә дә бара алмадым, организмның эшчәнлеге начарланды. Мәскәү табибларының зур тырышлыгы белән генә исән калдым.

 

Тукай районында реабилитация

— Сезгә волонтерлар ярдәме дә зур булгандыр?

— Әйе, волонтерларга һәм хәйрия фондларына бик рәхмәтле мин. Госпитальләрдә алар безгә бик зур ярдәм күрсәтте: махсус мендәрләр тегеп бирделәр, кием китерделәр, өй ризыклары белән сыйладылар. Иң истә калганы — кешеләрнең мөнәсәбәте. Бер тапкыр госпиталь ишегалдында эскәмиядә ялгыз утырганда яныма волонтерлар килде. Җилкәмә кулларын куеп, кочаклап алдылар һәм бүләк суздылар. Шул мизгелдә чит кешеләрнең ихлас ярдәме никадәр кадерле икәнен аңладым.

— Хәзер Тукай районына кайткач, реабилитация ничек бара?

— Госпитальдән соң мине Россия Социаль фонды үз карамагына алды. Тукай районында социаль координаторым Айгөл Шабакаева булды. Ул мине актив тормышка кайтарды, төрле чараларга җәлеп итте. Күптән түгел ветераннар өчен махсус адаптив кием күрсәтүдә дә катнаштым.

Спортка да кайттым. Ампутация кичергән кешеләр өчен йөзү белән шөгыльләнә башладым һәм инде өченче урынны алдым. Ә утырып волейбол уйнау буенча чемпионатта районыбыз командасы беренче урынны яулады. Без бергә күнегүләр ясыйбыз, аралашабыз һәм бер-беребезгә чын гаилә кебек булып беттек.

«Кеше тормыштан баш тартканда гына җиңелә»

— Дәүләт протезлар белән тәэмин итүдә ярдәм итәме?

— Әйе, хәзер ветераннарны протезлар белән тәэмин итү буенча тулы система эшли. Бүгенге көндә минем бер аякка өч төрле протезым бар. Берсен Оборона министрлыгыннан, икесен Социаль фондтан алдым.

Аларның һәрберсе төрле максат өчен кулланыла. Йөрү өчен төп протез микропроцессор белән җиһазландырылган. Коену өчен дә махсус протез бар. Хәзер «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды аша спорт протезы алырга документлар тапшырдым.

— Иван Александрович, сезнең оптимизмга сокланмый мөмкин түгел. Яңа тормышка ияләшү авыр булдымы?

— Гаҗәп, бик җиңел узды. Еш кына хатыныма: «Ял ит, син арыдың», — дип әйтәм, ә үземне шаяртып «корыч кеше» дип атыйм. Ни әйтим инде? Хәзер минем бер аягым тимер бит! Иң мөһиме — минем психологик травмам юк һәм беркайчан да булмады. Аяк-кулны югалту — тормышның ахыры түгел. Мин үз кулларым белән өйдә ремонт эшләрен дәвам итәм: кирәк булса, протезны салып куеп эшлим. Кеше тулы канлы тормыш белән яшәргә теләсә һәм үз көченә ышанса, барысын да булдыра ала.

— Кабат машина да йөртә башладыгызмы?

— Әлбәттә! Автомат коробкалы машина сатып алдым һәм аны сул аяк белән йөртергә өйрәндем. Бу күнекмәне 15 минут эчендә үзләштердем. Ышаныгыз, кулларын югалткан кешеләргә күпкә авыррак, ә аяк белән барысы да җиңелрәк. Ветераннар арасында да бик күп позитив, тормышны яратучы егетләрне күрәм.

Мин үзем өчен күптән бер фикерне ачык аңладым: без — ампутация кичергән кешеләр, әмма без инвалидлар түгел. Ампутант — бу бары тик кулның яки аякның булмавы, физик факт кына. Ә инвалидлык — кешенең күңел халәте. Аяк — бары тик хәрәкәт итү чарасы. Аның урынына тимер аяк куйдылар, димәк, алга таба хәрәкәт итәргә мөмкин. Бераз әкренрәк булса да, күнекмәгәнлектән тизрәк арысаң да, тормышны тулы көченә дәвам итәсең.

Шәһәр читендәге шундый тормыш миңа бик ошый
Шәһәр читендәге шундый тормыш миңа бик ошый

Киләчәккә планнар

— Хәзер нинди планнар белән яшисез?

— Планнарым гади: йорт, гаилә, эш. Хәзер социаль координатор вазифасына документлар тапшырдым. Чаллыда «Ватанны саклаучылар» фондында эшләргә телим. Тукай районында Айгөл ветераннарга ничек ярдәм итә — минем дә кайткан егетләргә шулай булышасым килә. Иң зур максатым — урман янындагы йортыбызны тулысынча төзеп бетерү һәм гаиләмә ярдәм итү.

МХОга һәм үзем кабул иткән карарга мөнәсәбәтем үзгәрмәде. Үкенмим дә. Алгы сызыкта булган егетләргә бер генә теләк телим: исән-имин булып өйләренә, якыннары янына кайтсыннар. Акча — икенчел мәсьәлә. Иң мөһиме — әниләрегез, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз янына исән-сау кайтыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев