Ветераннарга пансионатта ял итү өчен бушлай юлламалар бирелә
Пенсияләре аена 5160 сумнан артмаган өлкәннәргә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан хезмәт ветераннары өчен пансионатка ике атналык бушлай юлламалар алу мөмкинлеге бар. Район социаль яклау идарәсе андый категория ветераннарны Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 4/12 (Студентлар тукталышы) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра. Сораулар белән 70-35-09 телефон номерына шалтыратырга кирәк.