Гриппка каршы вакцинация башлана
Татарстанда быел гриппка каршы вакцинация гадәттәгедән бер айга иртәрәк башланды. Район дәваханәсенә беренче партия 3 мең доза вакцина кайткан инде. Бу атна ахырында аны авыл җирлекләрендәге ФАПларга таратачаклар. Киләсе атнадан һәр теләгән кеше үз җирлегендә вакцинация уза алачак.