Кышкы салкыннарда сөт җитештерүне киметмәделәр
Атналар буе торган зәмһәрир суыклар савучылар эшен беркадәр катлауландырды. Кайбер урыннарда полиэтилен торбалар чатнап чыкты, су торбалары катты, тирес чыгару транспортерлары эшчәнлегендә дә өзеклекләр туды. Табигать кыенлыкларына карамастан, ферма эшчәннәре продукция җитештерүне киметмәделәр, киресенчә, зур оешканлык һәм тырышлык күрсәтәләр.