«Бик бай гаиләләрдә генә икмәк була иде»
– Мин әткәемә охшаганмын. Йөзем-кыяфәтем дә, холкым да аңардан. Ул эшкә нык, җитез, «боевой» иде, – дип сөйли Кече Шилнә авылында гомер итүче 93 яшьлек тыл ветераны Александра Петровна Подъячева. Әтисе – Петр Иванович Усов, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятса да, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамлангач, туган якларына – Олы Шилнә авылына әйләнеп кайткан. Александра Петровна бүгенгәчә әтисенең фронттан өйгә кайтып кергән чагын хәтерли. «Безгә күчтәнәчкә дүрт кило ак он һәм бик тәмле казылык алып кайткан иде әти. Дүртпочмаклы казылыкны вак, юка итеп турап, безнең барыбызга да тараттылар», – дип искә ала ул. Александра Подъячева көләч йөзле, мөлаем, зирәк әби, җайлап кына хәтер йомгагын сүтә, сөйләм теле искиткеч матур – рус халык әкиятләрендәгечә, хәтере дә сокланырлык – балачак, яшьлек елларында кичергәннәрен җентекләп сөйли. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган.