Түбән Суыксу шугалагыннан иртән дә, кич белән дә кеше өзелми
Кыш җитү белән олысы-кечесе тимераякларда, чаңгы-чаналарда шуарга чыга. Авылда исә тимераякларда йөрү өчен махсус шугалак булдыру - үзе үк күңелле хәл. Кар төшеп көннәр бераз суытуга мәктәп ишегалларында шугалаклар, кортлар да ясала башлады. Физкультура дәресләрендә, кичке якта шугалаклар акрынлап балаларны, яшьләрне, олыларны да үзенә җыя. Чәршәмбе көнне мин үзем исә...