Булачак пенсионерлар игътибарына!
Россиядә ир-атлар 60 яше, хатын-кызлар 55 яше тулгач хезмәт пенсиясе билгеләүне сорап Пенсия фондының җирле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнсен өчен биш ел иминият стажы булу шарт.
Хезмәт пенсиясе сорап гариза язучының түбәндәге документларны да теркәве сорала:
- гариза, аны шәхсән үзе яисә законлы вәкиле тапшырырга...