Участокта урнашкан электр баганасы аркасында гаилә урамда калырга мөмкин
Круглое Поле поселогында яшәүче Ахуновлар гаиләсе инде яздан бирле ут эчендә яши. 2013 елда төзегән өйләренең язмышы 19 июль көнне Татарстан Республикасының Югары судында билгеле булачак. Газета хәбәрчесе әлеге хәл турында мессенджерларда йөргән хәбәр аркылы белде. Без шушы йортның хуҗасы Фәния Ахунова белән элемтәгә кердек һәм әлеге ситуациягә ачыклык керттек.