Балагызны саклагыз!
Бер гаепсез сабыйлар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Ата-аналар, руль артында утыручылар юллардагы инспекторлар тарафыннан да, матбугат чаралары аша да, башка юллар белән дә һәрдаим кисәтелеп тора, балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклеге кабат-кабат искә төшерелә. Ләкин, шуңа да карамастан, кайберәүләр әлеге кагыйдәне үтәүне, ягъни балаларның куркынычсызлыгын саклауны кирәк санамый....