Алкогольле эчемлекләр сатуда хокук бозу очраклары күп
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Г.Вафинаның хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз ае эчендә алар тарафыннан Тукай районында 59 тикшерү үткәрелгән, шуның 24е алкоголь продукциясе сату буенча. Барлыгы 51 хокук бозу очрагы билгеле булган. Өй шартларында җитештерелгән самогон сатуның бер очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр шулай ук сыра һәм...