Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади – бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәргә кирәк
Халыкара гаилә көне уңаеннан Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә «Тату гаилә – ил күрке» дип исемләнгән тантаналы бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә озак еллар пар канат булып, тату гомер иткән гаиләләрне зурладылар. Алар – Боерганнан Сәләхетдин белән Нәҗибә Авзалетдиновар, Шәйхразый һәм Шәргыя Салиховлар, Фоат һәм Гөлфия Мәхмүтовлар, Әхмәтнур һәм Бибинур Хәмәтовлар, Күзкәйдән Мулланур һәм Роза Сабировлар, Яңа Бүләктән Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар, Калмаштан Салават һәм Равия Габдуллиннар.
Парларның һәрберсе Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән әлеге парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.