Спортны модага кертергә кирәк
Районда Чемпионнарны ничек әзерлиләр? Чаңгы ярышлары буенча тренер (остаз) Ришат Вәлиев белән шул турыда сөйләштек.
– Ришат, үз сүзегез белән аңлатыгыз әле, биатлонның асылы нидән гыйбарәт?
– Биатлонның мәгънәсе ул чаңгыда йөгереп, винтовкадан ату гына түгел, ә күпкә тирәндәрәк. Бу төр спортта кешенең бар булган ныклыгы сынала – техник осталык белән акыл көрәше бергә үрелеп бара. Күзалдына гына китерегез: спортчы шунда ук чаңгыда идеал дәрәҗәдә йөри белергә, шул ук вакытта марафон йөгерерлек чыдам булырга, ә ату сызыгына килеп җиткәч игътибарын бер учка туплап, җыелып, үзен кулга ала белергә, төз атарга тиеш. Аннары тагын йөгерергә кирәк! Шуңа күрә спортчыга һәрвакыт уйларга туры килә: тактиканы дөрес итеп корырга, стратегияне көйләргә, көчеңне дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Бу спорт төре – үтә көчлеләр өчен: тән ягыннан да, рухый яктан да.
– Бүгенгесе көндә биатлон белән ничә бала шөгыльләнә?
– Безнең Яңа (Новый) поселогында урнашкан чаңгы базасында 40тан артык бала биатлон белән мавыга. Һәр елны мин яңа төркем җыям – мисал өчен, шушы көннәрдә беренче сыйныф укучылары килде. Теләк белдерүчеләр күп, әлбәттә. Тик бер генә тренерга күп бала белән эшләү авырга төшә. Тренировкалар сыйфатлы булсын өчен – ике-өч остаздан торган команда кирәк.
– Тренировкалар кайда уза? Ни өчен нәкъ менә Яңа поселогын сайладылар, башка мәктәпләрне түгел?
– Безнең поселок спорт инфраструктурасы буенча чын- чынлап горурлана ала! Монда актив яшәү рәвеше өчен барлык нәрсә дә каралган: спорт, тренажер заллары, ә иң мөһиме – монда чаңгыда да, роликларда да йөрү өчен махсус трасса һәм биатлон өчен пневматкикадан ату мәйданы бар. Ә бу – республикада бердәнбер. Әлбәттә, Казан янындагы Мирный бистәсендә дә андый комплекс төзелгән. Тик анда вак калибрлы винтовкалардан гына аталар. Безнең базаның өстенлекләре әле моның белән генә дә бетми. Заманча җиһазландырылган чаңгы трассасы – 3 километр озынлыкта, роликларда йөри торганы – 800 метр. Шул рәвешле тизлек осталыгын да, техниканы да камилләштерергә мөмкин.
Шунысы мөһим: район хакимияте безнең омтылышларны хуплый, спорт үсешенә ярдәм итә. Әле бу көннәрдә генә алга таба база эшчәнлеген киң җәелдерү буенча район башлыгы Камил Нәҗмиев белән яңа идеяләр, фикерләр алыштык. Иманым камил: безнең спорт буенча киләчәгебез зур.
– Сез үзегез биатлон спорт төренә ничек килеп эләктегез?
– Бала чакта биатлон белән мавыга идем. Тик ул авыр вакытлар – үзгәртеп кору чорларына туры килде. Бу төр спорт бик санга сугылмады. Без хәтта чит өлкәләргә дә ярышларга чыга алмый идек. Институтта укыган вакытта тренер булып эшли башладым. Башта – ориентлашу спорты, аннары чаңгы ярышларына күчтем. Чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе җитәкчесе итеп Илшат Шәех улы Фәрдиев билгеләнгәч, миңа биатлонны үстерергә тәкъдим ясадылар. Әкренләп өйрәнеп, кереп киттем, хәзер менә сигез ел инде биатлон белән мәшгульмен. Шул ук вакытта төп басым барыбер әле дә чаңгы ярышларында кала бирә.
– Балаларны өйрәтүдә үзегезнең махсус алымнарыгыз, үз фәлсәфәгез бармы? Кайсы мөһимрәк – техникасына өйрәтүме яисә җиңүләргә ирешүме?
– Беренче урынга чаңгыда йөрү техникасына өйрәнүне куям. Ә нәтиҗә – җиңүләр ул үзеннән-үзе киләчәк. Мин шуңа тулысынча инанган: әгәр спортчы күңелен биреп өйрәнә, тырышлыгын кызганмый, характеры бар икән һәм дә инде һәр тренировкага җаваплы караса – зур нәтиҗәләргә ирешәчәк. Минем бурыч – техник осталыкларын арттыру, тизлекне үстерү, игътибар һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Ә җиңүләре, алдынгы урыннар яулалары ул – мин аларда тәрбияләгән, камилләштергән сыйфатларның бер чагылышы гына булачак.
– Балада спортчыга хас сыйфатларны ничек бирәсез, спортчы характеры ничек булдырыла?
– Спорт – характерны тәрбияли дә инде. Һәр тренировка ул – үз-үзеңдәге киртәләрне үтеп узарга өйрәнү: арганлыкны җиңәргә кирәк, куйган максатка ирешә белү һәм бар көчеңне кызганмау. Шул рәвешле генә ихтыяр көче һәм рух ныгый. Ярышларда җиңү өчен нәкъ менә шул сыйфатлар кирәк тә инде.
– Ришат, ә ярышлар вакыты якынлашканда әзерлек ничегрәк бара? Тренировкагызның шундый бер атнасын сөйләп узсагыз иде.
– Техниканы көйләү буенча күнегүләр күбәя: адымнарны дөрес ясау, йөгерү, имитация. Көчне ныгыта торган күнегүләр дә арта. Иң төп басым – күнегүләр күләме зураюга ясала: чыдамлык, түземлекне арттыру өчен күп сәгатьләр буе озын араларга йөгерергә кирәк.
– Балаларны төркемегезгә алганда, беренче чиратта, кайсы сыйфатларына игътибар итәсез?
– Минем өчен иң мөһиме – табиб биргән рөхсәт кәгазләре ягъни сәламәтлекләре булсын. Ә алга таба инде – баланың үз теләге. Шулар җитә.
– Нинди стильлләргә басым ясала? Классикагамы өстенлек, конькилы шуугамы?
– Тренировкалар башланганда иң элек мин классик стильгә басыйм ясыйм. Чөнки ул балалар өчен аңларга уңайлырак, үзләштерүе дә җайлы. Тагын әһәмиятле өстенлекләре: классик стильдә шуганда күп мускуллар эшли, аннары умыртка баганасының астагы сөякләренә авырлык азрак төшә. Шуңа күрә беренче елларны мин балаларны конькилы шууга бөтенләй дә өйрәтмим. Икенче яисә өченче елларда гына әз-әзләп куша башлыйм.
– Ничә яшьтә балалар винтовкадан атарга өйрәнәләр? Пневматикадан гына аталармы, вак калибрлысына да өйрәтәсезме?
– Бездә барлык биатлонистлар да һава ярдәмендә ата торган (пневматик) винтовкалардан башлыйлар. Яңа поселогында без фәкать пневматикадан атарга өйрәнәбез, ярышларда да шуның белән генә катнашабыз. Вак калибрлы ату кораллары 15 яшьтән генә рөхсәт ителә. Анысына – Казанда, “Мирный” комплексында өйрәтәләр. Шуңа күрә, безнең балалар 15 яшьләре тулгач, гадәттә, чаңгы спортына күчәләр.
– Ярыш башында яисә атарга әзерләнгәндә дулкынлану хисен ничек җиңәргә?
– Алдан ук балаларга төгәл биремнәр бирәм. Һәрберсенә – төрле. Анысы кемнең кайсы ягы җитешмәү-аксауга карап. Кайсына – дөрес хәрәкәт, кемгәдер – аякларны күбрәк, ныграк эшләтергә, өченче берәүенә – техник моментларны камилләштереп бетерергә. Ә аткан вакытта иң мөһиме – кыска вакыт эчендә игътибарны бер әйбердән икенчегә юнәлтә белү. Мин аларга гел кабатлап торам: “ Һәр адымыгызны, хәрәкәтегезне, нәрсә эшләргә кирәклеген эчтән әйтеп исегезгә төшереп торыгыз”, – дим. Игътибарны бутамасын өчен кирәк анысы.
– Атып тидерә алмасалар, үзләрен ничек кулга алалар? Моңа ничек өйрәтәсез?
– Нәтиҗә турында уйлап, каушамасыннар өчен, мин аларга гел мишень ябылганмы-юкмы – карамаска кушам. Иң мөһиме – техник элементларны бер-бер артлы хатасыз үтәргә тырышырга кирәк. Әгәр спортчы техник өлешне дөрес үтәү турында гына уйласа, аның башына “тидерә алмасам” дигән уй кермәячәк.
– Балалар спорт белән кызыксынамы? Олимпия уеннары җиңүчеләре тәрбияләү өчен бүгенге көндә безнең районга нәрсәләр җитми дип уйлыйсыз?
– Спорт бүген, безнең чордагы кебек дәрәҗәдә популяр түгел. Спорт түгәрәкләренә, секцияләргә үзебез ничек йөргәнне хәтерлим мин. Хәзер, кызганычка каршы, бүтәнчәрәк. Мин күп еллар педагог булып эшлим, аңлыйм, күрәм: шәһәрдә кызу эшли торган интернет барлыкка килгәч, спорт мәктәпләренә йөрүче балалар саны шактый кимеде. Елдан-ел вәзгыять яхшыга таба бармый. Әлбәттә, бүген фитнес-клубларга, тренажер залларына йөрү модада. Ә ихтыяр көче, җан-тәнең белән бирелеп тырышуны таләп итә торган спорт төрләренә йөрергә теләүчеләр әллә ни күп түгел. Бүгенге замана спорты ул – кыска вакыт аралыгында модага кергән очракта гына көн кадагында. Шуңа күрә безгә бүген гаджетлар белән көрәшергә, балаларны виртуаль дөньядан көчләп диярлек тартып алып чынбарлыкка кайтарырга, тере тренировкаларга йөртергә туры килә.
Олимпия чемпионнары үстерү өчен, дәүләт биеклегендәге киңколачлы система кирәк, ә район эчендә генә түгел. Чемпион булсыннар өчен балалардан уңышларны бүгенге көнгә җитәрлек итеп кенә “сыгып чыгармыйча”, ә аларны киләчәктәге зур стартларга бәләкәйдән, планлы рәвештә әзерләү зарур.
Әлеге көндә безнең районда, мисал өчен, инфраструктура җитеп бетми: рельеф төрлелеге, 5 чакрымлы әйләнешләр юк, трасса бәләкәй. Без бу турыда уйлыйбыз, киләчәктә нәтиҗәлерәк тренировкалар уздыру өчен республика дәрәҗәсендәге үзәк булдырырбыз дип өметләнәбез. Аңлашыла ки, сорау финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Ахыргы нәтиҗә – менә шуларга бәйле.
Районда балалар спортына игътибар артсын иде дигән теләк көчле: ярышлар күбрәк узсын, мәктәп стеналарында булса да аларның уңышларын күрсеннәр, бәяләсеннәр иде. Спортны яңадан модага кертергә кирәк. Системалы эшләгәндә олимпия чемпионнары әзерләү мөмкин.
– Ришат, Татарстан җыелма командасы составында Россия Беренчелегендә катнашкан Дильфат Кашапов турынада ниләр сөйли аласыз?
– Минем укучылар – Дильфат Кашапов белән Тимур Игнатьев Россия Беренчелеге ярышларына эләгү өчен зур катлаулы юл үттеләр. Татарстан җыелма командасына алсыннар өчен катгый сайлаулардан уздылар. Анда нибары биш егет һәм биш кыз баланы гына алдылар. Смоленскта Тимур яхшы чыгыш ясады. Ә менә Дильфат өчен андагы старт авыр бирелде. Көндәше ахырдан штрафлар алып, командага ул могҗиза белән генә эләгеп калды. Чираттагы этап – Идел Федераль Өлкә (ПФО) Беренчелеге Саранскта узды. Менә шунда Россия Беренчелегенә юллама алу бәхетенә ирештеләр. Иң төп стартка кадәр Дильфат яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Төрле республика ярышларында катнашты. Аның әзерлеге, җиңүгә омтылышы, бигрәк тә старт алдыннан, зур өметләр багълады: яхшы уңышлар күрсәтә алачагыбызга ышану барлыкка килде. Беренче урын турында уйларга рөхсәт итмәдем үземә. Шулай да күңелнең бер тирән өлешендә, өмет бар иде. Һәм менә – Россия Беренчелеге. Дильфат эстафетаның беренче этабын йөгерде. Искиткеч яхшы чыгыш ясады, эстафетаны икенче ярышчыга тапшырып, җиңү дәрте кабызды, ахыр чиктә шул дәрт безгә алтын медальләр китерде. Бу гади җиңү генә түгел. Дильфат Кашапов – районыбыз тарихында олимпия спорт уеннары төре буенча Россия Беренчелегендә алтын медаль яулаган беренче спортчы. Без нык горурланабыз!
– Ришат, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм булачак чемпионнарыбызга бар яклап та зур җиңүләр теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев