Реклама
Спорт
Райондашыбыз – Круглое Поле спортчысы Камилла Елисеева яңадан беренче
13-16 декабрь көннәрендә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде. Анда 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Спортчылар безнең илдән генә түгел, ә Украина, Казахстан, Төркмәнистан, Әрмәнстан, хәтта Вьетнам, Индиядән килгәннәр. - Минем авырлык категориясендә 11 кыз көч сынашты. Алар барысы да бик көчлеләр, күп тапкырлар төрле чемпионатларда катнашып, җиңү...
13-16 декабрь көннәрендә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде. Анда 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Спортчылар безнең илдән генә түгел, ә Украина, Казахстан, Төркмәнистан, Әрмәнстан, хәтта Вьетнам, Индиядән килгәннәр.
- Минем авырлык категориясендә 11 кыз көч сынашты. Алар барысы да бик көчлеләр, күп тапкырлар төрле чемпионатларда катнашып, җиңү яулаган яшьләр. Финалда мин Чиләбе кызы, ике тапкыр Дөнья чемпионы исемен алган спортчы белән көрәштем. Яшермим, авыр булды. Ләкин аңа карамастан, үземне кулга алып, аны җиңдем, беренчелеккә чыктым, - дип сөйләде Круглое Поле поселогы кызы Камилла Елисеева. Сүз уңаеннан, спортчы кызның тренеры - Рафаэль Гыйззәтуллин.
Камилла булган әңгәмәне тулырак газетабызның киләсе саннарында укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев