«Кубок өчен көрәш»: «Ак Барс»ның плей-офф юлы турында фильм күрсәтелде
Казанда Татарстан Милли китапханәсендә «Ак Барс» хоккейчыларының 2026 елгы Гагарин Кубогы финалына кадәр узган юлын чагылдырган «Кубок янында» фильмының премьерасы булды, дип хәбәр итә Татар-информ. Тамашачыларга тәкъдим ителгән 40 минутлык картинада боздагы киеренке көрәш белән беррәттән, җанатарлар күзенә эләкми торган команда тормышы да күрсәтелә.
Фильмда «Ак Барс»ның плей-оффтагы уеннары, киеренке мизгелләр һәм раздевалкадагы сөйләшүләр урын алган. Дмитрий Яшкинның капка сызыгыннан шайбаны чыгарып калуы, Никита Лямкин белән Митчелл Миллер арасындагы дуслык, хоккейчыларның поездда һәм самолетта үткәргән вакытлары да кадрларга кергән.
Картинада финал сериясенә аерым игътибар бирелә. Гагарин Кубогы өчен көрәштә уенчыларның хис-кичерешләре, киеренке сөйләшүләре һәм җиңүгә омтылышы ачык күренә. Илья Сафоновның эчкерсез фикерләре исә сезонның команда өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм авыр булуын тагын бер кат күрсәтә.
Фильм тәмамланганнан соң тамашачылар белән очрашуда «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин һәм хоккейчылар катнашты. Алар сезонга нәтиҗә ясады, җанатарларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Гатиятулин шулай ук команда тормышын яктырткан видеоконтентның киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев