Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күңелле һәм файдалы ял

10-16 август көннәрендә Түбән Кама районында «Дети галактики» дип аталган палаткалы лагерьлар фестивале булып узды. Быел бу фестивальдә республикабызның егерме районыннан 199 бала катнашты. Районыбыздан фестивальдә Кнәз, Кече Шилнә, Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар  катнашты.

Безнең район җирлегендә яшәүче балалар төрле иҗади ярыш-бәйгеләрдә активлык күрсәттеләр. Җыр-бию буенча оештырылган конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар һәм танып-белү буенча катлаулы квестларны үттеләр. Шулай ук, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы кызыклы шәхесләр белән очрашуларда катнаштылар.

Балалар палаткалы лагерьлар фестиваленнән канәгать булуларын белдерделәр, өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.

ФОТО/ Айгөл Миргазияновадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев