Спорт

Илназ – Дөнья чемпионы

Казахстан Республикасының Нур-Солтан шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә 75 килограмм авырлыкта безнең район егете – Бикләннән Илназ Рамазанов беренче урынны яулады.

Аның тренеры – Марат Мөхәммәдиев. Әйтергә кирәк, Дөнья беренчелегендә 25 илдән 180 көрәшче бил алышты. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Дөнья чемпионын һәм аның тренерын район башлыгы Фаил Камаев бүләкләде. «Биклән егете – милли герой!» – диде район башлыгы. 


Нет комментариев