Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Быелгы чаңгы ярышларында барлыгы 160 кеше катнашты

Узган шимбәдә Яңа поселогында райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Анда 22 урта мәктәп, Теләнче Тамак тернәкләндерү-интернат мәктәбе, 18 авыл җирлеге командасы составында 160 чаңгычы көч сынашты.

Чаңгы ярышларын ачу тантанасында район мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәев, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Фазылҗановлар катнашты. Алар барлык спортчыларга да уңышлар теләде.
Салкын булуга карамастан, чаңгы шуарга килүчеләр шактый иде.
- Без һәр елны катнашырга тырышабыз. Ярышлар алдыннан аерым күнекмәләр үтмәсәк тә, чемпионатка көчле егет-кызлар белән килдек, - диделәр Кнәз авылының физик культура укытучылары А. Йосыпов белән Г. Миннәхмәтова. Ул да булмады, старт бирелде.
5 километрлы дистанциягә баскан егетләр арасында беренче булып Бикләннән Радик Дусманов килде. Кызлар арасында Кнәздән Татьяна Мамаевага тиңнәр булмады. Әйтергә кирәк, артык салкын булу сәбәпле, егетләрдән кала, стартка баскан спортчылар 3 километрлы дистанция генә үттеләр.
Чаңгыга басучылар арасында актив тормыш рәвеше алып баручы ветераннар да бар иде. Алар: Мансур Гайнетдинов, Зыястин Сәхапов, Әдип Гыйлемханов, Василий Докшин Яңа поселогы командасы өчен чапты. Ә Вәкил Гайнуллин Мерәс командасын яклады.
- Чаңгы ярышлары районыбызда 29нчы тапкыр уза. Һәр елны катнашырга тырышам. Сәламәтлекне ныгыту - минем яшәү рәвешем, - ди Әдип абый Гыйлемханов.
Әйтергә кирәк, быел Яңа поселогының мәдәният йорты каршында Нурми Шәриповның олы портреты белән аның кыскача биографиясе язылган стенд та урнаштырылган иде. Әлеге стендны ясауда һәм җиңүчеләр өчен кубоклар, медаль-грамоталар алуда Нурми Халәф улының туганы Фәрит Шәрипов булышкан.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, чаңгы ярышларының җиңүчеләре исемлеге түбәндәгечә:
Малайлар арасында I урынны Р. Дусманов (Биклән) яулады, II һәм III урыннарда И. Ясәвиев (Калмаш) һәм А. Шәмсиев (Түбән Суыксу).
Кызлар арасында иң-иңнәр рәтендә - Т. Мамаева (Кнәз), И. Горшечкова (Иске Дөреш) һәм И. Кәлимуллина (Мусабай-Завод).
Хатын-кызлар арасында А. Вәлитова (Калмаш), Л. Шәйхетдинова (Теләнче Тамак), А. Козлова (Яңа поселогы) призлы урыннарга лаек булдылар.
Хатын-кыз ветераннар арасында Р. Гәрәева (Мус.Завод) һәм З. Ризванова (Сәмәкәй) җиңүчеләр дип табылдылар.
Ир-егетләр арасында беренче булып Р. Зиннәтов (район суды рәисе) кайтты, Р. Хәйдәров (Биклән) белән А. Габидуллин (Иске Абдул) - II һәм III урыннарны алдылар.
Ир-егет ветераннар арасында З. Сәхапов (Яңа поселогы), Ә.Гыйлемханов (Яңа поселогы), И.Закиров (Иштирәк) җиңүчеләр булдылар.
Мәктәп командалары арасында Яңа поселогы чаңгычылары, бикләнлеләр, калмашлылар беренчеләрдән булып килделәр.
Авыл җирлекләре командалары арасында иң-иңнәр рәтендә - Яңа поселогы, Калмаш һәм Биклән авылы командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт