Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөгелмәдә узган грек-рим көрәшендә райондашларыбыз сынатмады

30 майдан алып 1 июньгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Анда 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Тукай районы данын Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Биклән авылы спортчылары яклады. Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар. 35 килограммга кадәрге авырлыкта Нурислам Ахмедов II урынны яулады, 38 килограммга кадәрге...

30 майдан алып 1 июньгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Анда 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Тукай районы данын Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Биклән авылы спортчылары яклады. Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар. 35 килограммга кадәрге авырлыкта Нурислам Ахмедов II урынны яулады, 38 килограммга кадәрге авырлыкта Азамат Гайнетдиновка тиңнәр булмады, 50 килограммга кадәрге авырлыкта Егор Имаков - II урын, 54 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Даниил Шишканов III урын яулады. Көрәшчеләребез - Круглое Поле поселогыннан, тренерлары Рафаэль Гыйззәтуллин.
Грек-рим көрәше буенча Балаларны яклау көне уңаеннан ачык турнир үтте. Круглое Поле поселогыннан 24 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә III урынны Алишер Нигъмәтуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин) яулады. Мондый төр ярышларда Айрат Тәхәвиев, Ринат Баһавединов («Татарстан» совхоз поселогыннан, тренерлары Виктор Булатов) һәм Бикләннән Нияз Сәрвәров (тренеры Марат Мөхәмәдиев) беренче тапкыр катнаштылар. Көрәшчеләребезнең барысына да зур өметләр баглыйбыз, киләчәктә яңадан-яңа уңышлар телибез, дип хәбәр итте тренер Рафаэль Гыйззәтуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X