Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Балкыш» лагеренда спорт сменасы

15 августта районның «Балкыш» лагеренда спорт сменасы эшли башлады. Әлеге сменада Татарстан буенча һәм район күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән, җиңүләр яулаган 75 бала ял итә.

Лагерьда көн саен бадминтон, кикбоксинг, өстәл теннисы, көрәш буенча тренировкалар уза, шулай ук балалар белән районның спорт мәктәбенә, «Акчарлак» бассейнына бару оештырылган. Спорт чараларыннан кала, «Балкыш»та төрледән-төрле конкурслар, квест уеннары, викториналар һәм дискотека кебек күңел ачу программасы да төзелгән. Шундый файдалы һәм күңелле ял аша район спортчылары яңа сезонда яңа үрләргә ирешү өчен көч туплый.

Реклама

/ Фото Илнур Сәхбетдиновтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X