Армспорт алдынгылары
Арчада X Спартакиада кысаларында армспорт буенча ТР чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 16 команда көч сынашты. Безнең районны 2 спортчы яклады. Хатын-кызлар арасында 75 килограммдагы авырлыкта II урынны Европа Беренчелеге көмеш призын алучы, спорт мастерына кандидат, республикада гына түгел, бөтенроссия конкурсларында беренчелекне алып барган Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу)...
Арчада X Спартакиада кысаларында армспорт буенча ТР чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 16 команда көч сынашты. Безнең районны 2 спортчы яклады.
Хатын-кызлар арасында 75 килограммдагы авырлыкта II урынны Европа Беренчелеге көмеш призын алучы, спорт мастерына кандидат, республикада гына түгел, бөтенроссия конкурсларында беренчелекне алып барган Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу) яулап алды.
Ир-атлар арасында 80 килограммга кадәрле авырлыкта шулай ук II урынга республика конкурслары призеры, спорт мастерына кандидат Илфат Әхмәтҗанов (Яңа Бүләк) лаек булды.
Спортчыларны ярышка ТРның физик культура һәм спорты отличнигы, югары категорияле тренер Мөсәвир Әгъзамов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев