Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Аҗаган» хәрби-спорт уенында мәктәпләр актив катнашты

Хәрби-патриотик айлык кысаларында районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, шулай ук район мәгариф бүлекләре оештырган «Аҗаган - 2014» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Яшүсмерләр үзләрен төз басып йөрүдә, төз итеп ата белүдә, АК-74 автоматын тизлеккә сүтеп-җыюда, плакатлар ясауда, интеллектуаль конкурсларда сынады. «Аҗаган»да районның 21 мәктәбе актив катнашты. Иң-иңнәр рәтендә Иске...

Хәрби-патриотик айлык кысаларында районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, шулай ук район мәгариф бүлекләре оештырган «Аҗаган - 2014» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Яшүсмерләр үзләрен төз басып йөрүдә, төз итеп ата белүдә, АК-74 автоматын тизлеккә сүтеп-җыюда, плакатлар ясауда, интеллектуаль конкурсларда сынады. «Аҗаган»да районның 21 мәктәбе актив катнашты. Иң-иңнәр рәтендә Иске Абдул, Мусабай-Завод, Калмия, Кнәз, Бәтке авыллары мәктәпләре.

Хәрби-спорт уеннарының финал этабы Сосновый Бор поселогында 19 февраль көнне узды. Чакырылган кунаклар арасында Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков та бар иде. Катнашучы яшүсмерләр исә үзләрен бу көнне бик күп конкурсларда сынады. Әйтик, җыелма отрядның күмәк җыр башкару конкурсында Кнәз, Калмия, Иске Абдул авылларыннан килгән яшьләргә тиңнәр булмады.
«Сәламәт тәндә - сәламәт рух» конкурсында яшүсмерләр армиядәге кебек каршылыклы полоса эстафетасы үтте. Монда алар 15 метрга йөгерде, АК-74 автоматын сүтеп кире җыйды, противогазлар киеп чапты, махсус киемнәр киде, патроннар тутырылган тартманы алып йөгерде. Эстафетаны иң аз вакыт эчендә узучы команда җиңүче дип табылды. Монда беренчелекне Кнәз, Калмия, Мусабай-Завод мәктәпләреннән килгән укучылар алды.
«Иң төз атучы» дип исемләнгән ярышта яшүсмерләр пневматик винтовкадан ату буенча көч сынашты. Конкурста бер малай белән бер кыз катнашты. Районның иң оста атучысы итеп, жюри әгъзалары Иске Абдулдан килгән Раил Минһаҗевны тапты.
«АК-74» автоматын сүтеп-җыю» конкурсында шулай ук командадан 2 кеше катнашты. Монда Кнәз мәктәбе укучысы Алексей Максимовка тиңнәр булмады.
Шулай ук уен барышында махсус ярышлар уздырылды. Һәр отрядтан әлеге ярышта «снайпер», «разведчик», «санитар», «тәрҗемәче», «радиация, химия һәм бактериология өлкәләре буенча белгеч» катнашты. Монда беренче өчлеккә Кнәз, Бәтке һәм Мусабай-Завод командалары керде.
Россия тарихы, тарих белән бәйле булган фактлар, символлар, юлбашчылар турында сорауларга яшүсмерләр интеллектуаль конкурс кысаларында җавап эзләде. Монда Мусабай-Завод авылыннан килгән мәктәп укучыларына тиңнәр булмады. Ә хәрби-патриотик темасына багышланган плакатлар ясау конкурсында Бәтке командасы беренчелекне яулап алды.
Гомумән, «Аҗаган» уены бик күңелле итеп үтте. Бөтен ярышларда да җиңүчеләр белән җиңелүчеләр булган кебек, монда да нәкъ шулай. I урынны Кнәз, II урынны Калмия, III урынны исә Бәтке мәктәпләреннән килгән яшүсмерләр алды. Калган командалар да бик яхшы уен күрсәтте, дип хәбәр итте безгә район мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сания Сәйдәшева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев