Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәмәке төтене үлемгә китерә

Тәмәке тартучыларның күпчелеге аның зарарлы икәнен яхшы белә, әмма төтененең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап җиткермиләр. Анализлап карасаң, тәмәке тарту ахыры күңелсез тәмамлана торган төп өч төрле авыруга китерә. Алар: үпкә рагы, хроник бронхит, эмфизема (органнарда һава тупланып калудан туган авыру) һәм коронар авыру.

Үпкә-тын юллары системасы

Төтен тәэсирендә зур киселештәге тын юлларында ютәл көчәя, какрык күпләп куба, кече тын юллары ялкынсына һәм тарая. Озак вакытлар буе төтен тәэсир итеп килүе тәннең өске катламындагы төкләргә тискәре тәэсир итә һәм аларның тиешенчә эшләвен кыенлаштыра. Тәмәкеченең үпкәсендә ялкынсынган күзәнәкләр арта. Астма өянәге ешая һәм тагын да авыррак рәвеш ала.

Йөрәк-кан тамырлары системасы

Тарткан һәр сигареттан соң кан басымы күтәрелә. Йөрәк тибеше һәм аның минутлы күләме ешая. Аннан тыш сигарет төтене перифирик артериядәге кан юлларын тарайта. Тәмәке тарту шулай ук кан юлларында тромблар барлыкка килүгә китерә, тромбоцитларның яшәү чорын һәм кан оешу вакытын кыскарта.

Башка клиник нәтиҗәләр

Тәмәке тартучы йөкле хатынны төтен баласы төшүгә, үле яки үлчәве тулмаган бала табуга китерә. Тәмәке тартучыларда ашказаны, уникеилле эчәк ялкынсынуы ешрак очрый. Мондый чирләре булган тәмәке тартучылар арасында үлем очраклары тартмаучыларга караганда ешрак була. Аннан тыш тәмәкечеләрдә ялкынсыну дәвага авыр бирелә.

Тәмәке төтененең составы

Тәмәке төтенендә азот, водород, аргон, метан һәм цианит водороды бар. Күпләр углерод окисенең никадәр начар тәэсир итүен аңларга теләмиләр. Сигарет төтененә куркыныч сыйфат бирүче химикатлар исемлегендә: ацетальдегид, ацетон, аммиак, бензол, бутиламин, диметиламин, ДДТ, этиламин, формальдегид, водород күкерте, гидрохинон, метил спирты, метиламин, никель һәм пиридин кушылмасы.

Тәмәке турында тагын кайбер мәгълүматлар

Тәмәке тарту өлкәсендә мондый хәл сакланса, хәзер яшәүче 500 миллион кешенең - дөнья халкының якынча 9 процентын - тәмәке үтерәчәк.

1950 елдан алып исәпләгәндә, ул 62 миллион кешенең гомерен алган. Хәзерге вакытта тәмәке тартучылар Үзәк һәм Көнчыгыш Европада, шулай ук Көнбатыш Тын океан регионнарында күп. Тәмәке тартучылар дөньядагы үлүчеләрнең 6 процентын тәшкил итә, ә халыкның 3 проценты тәмәке тартудан килеп чыккан төрле авырулардан интегә. Хикмәт тагын шунда, тәмәкедән үлүчеләр саны арта бара. Әгәр дә киләчәктә дә бүгенге хәл сакланса, 2020 елда тәмәке дөньядагы халыкның 12 процентын үлемгә китерәчәк.

Барлык бу мәгълүматлар ВОЗның (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) экспертлар комитетын тәмәке теләсә кайсы аерым авыруга караганда үлемгә китерүче зур сәбәпкә әверелә бара дигән нәтиҗәгә китерде.

Раил Богданов,
район үзәк больницасының психиатр-наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев