Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибка чиратка интернет аша язылу уңайлы, әмма авыл халкы мондый мөмкинлектән файдаланырга ашыкмый

Газетаның 20 июнь санында «Район больницасында чиратлар бетәрме?» дигән язма басылып чыкты. Күпләр аны кызыксынып укыды, редакциягә шалтыратып фикерләрен җиткерүчеләр дә табылды. Айдан артык вакыт узганнан соң, без янә больницага барып кайттык. Күптән түгел биредә электрон чиратка язылу өчен терминал урнаштырып куйганнар. Әлеге яңа хезмәтнең ничек эшләве, аның район халкына...

- Больницага ай саен килергә мәҗбүрмен. Шикәр диабеты белән авырганга күрә мин биредә бушлай инсулинга рецепт яздырып алам. Килер алдыннан приемга язылып, башка авырулар белән чиратта торам. Бүген әле, ни гаҗәптер, табиб бүлмәсе янында иртәдән үк халык әллә ни күп түгел. Гадәттә монда су буе кеше була, - ди Биклән авылыннан Эльмира Тимергалина. Чыннан да, чәршәмбе көнне Эльмира ханым утырган табиб ишеге янында чират юк диярлек иде.
- Сез чиратка регистратура аркылы яисә терминал, интернет аша язылдыгызмы? - дип шунда ук кызыксындырган соравымны бирәм.
- Гадәттәгечә, регистратура аркылы. Аерма юк бит. Аннан язылсаң да, тегеннән язылсаң да, барыбер тере чират белән кабул итәләр, - дип җавап кайтара Эльмира Тимергалина.
Аның сүзләрен биредә чират торучы башка кешеләр дә раслый. Сөйләшә торгач, аларның ни хикмәттер, һәммәсенең дә Бикләннән булуы ачыклана. Менә янәшә дә генә икенче группа инвалид Илнар Идрисов чират тора, аның артыннан Азамат һәм Эльвира Шәрәфиевлар ике баласын ияртеп, медицина комиссиясе үтеп йөриләр. Алар да Эльмира Тимергалина кебек үк приемга регистратура аша язылганнар.
- Терминал яки интернет аша табибка язылу уңайлырак, тизрәк бит. Регистратура каршында иртән-иртүк озын чират басып торасы юк, - дип, аларның фикерен ишетергә телим.
Уңай якларын аңлата башлагач, бер ишеләре: «Чыннан да, тизрәк була түгелме соң?» - дия-­дия уйлана башлый. Ләкин күпмедер вакыттан соң:
- Барыбер тере чират белән кабул итәләр инде, - дигән сүзләр белән кул гына селтиләр.
Күбесе терминалдан файдаланып, уңайлыкларын тоеп карамасалар да, тискәре нәтиҗәләр ясап куярга өлгергән. Ә бит уйлый калсаң, интернетка кереп яки терминал аша табибка язылу хезмәте бик уңайлы. Әлбәттә, яңа әйбер булуын күздә тотып, эшләнелеп бетмәгән яклары да юк түгел.

Уңайлы һәм бераз авыр да

Иң элек аның пациент өчен яхшы ягын санап үтү кирәктер. Беренчедән, интернет аша яки терминалдан көннең теләсә кайсы вакытында язылып була. Шәһәргә йомыш белән барган чакта больницага кереп, терминалга исем-фамилия, полис мәгълүматларын кертеп, кирәкле табибны күрсәткәннән соң, приемга билгеле бер вакытка биш минут эчендә язылырга мөмкин. Автомат сезгә кабул итү көне һәм сәгате күрсәтелгән кәгазь чыгарып бирә. Аны югалткан очракта, өйдән регистратурага шалтыратып, сез үзегезнең кайсы көнгә, нинди вакытка табибка язылуыгыз турында белә аласыз. Бу хакта мәгълүмат терминалдан компьютерга кертелеп барыла, югалмый. Приемга язылучыларның исемлеге исә, компьютердан алынып, табибка җибәрелә.
Моннан тыш, интернет булганда табибка өйдән, эштән чыкмыйча да язылырга була. Моның өчен интернет битенең өске буш юлында https://uslugi.tatarstan.ru электрон адрес язганнан соң кирәкле интернет-биткә чыгачаксыз. Әлеге биттә «Здравоохранение» дигән билгене табып аңа басасыз һәм шуннан соң чиратка язылырга теләүчеләр өчен алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл аңлатмалар бирелә. Әлеге электрон хезмәт ярдәмендә дә табибка язылу биш минуттан да артык вакыт алмый. Үземнең дә әлеге хезмәттән файдаланганым булгач, шулай дип әйтә алам. Иң мөһиме чиратка басу өчен үзегез белән медицина полисы булу кирәк, чөнки полисның сериясен, номерын күрсәтергә туры киләчәк.
Әлеге электрон хезмәтләрнең җитешсез, эшләнелеп бетмәгән якларына да килеп җиттек. Терминалда һәм интернетта ул исем-фамилия, полис мәгълүматларын кертүгә барып тоташа. Яшьләр, урта буын пациентлар өчен үз кулың белән мәгълүматларны терминалга, интернетка кертү, теркәлү берни тормый. Тик менә өлкән яшьтәге авырулар өчен бу җиңел эш түгел. Интернет, терминаллар белән дөрес һәм төгәл эшләү өчен аларда курку да, заманча технологияләргә ышанып бетмәүләре дә бар. Дөрес, аларны чиратка балалары, оныклары да язып куя ала. Ләкин кирәк чакта алар янәшәдә булмаска да мөмкин бит. Шул сәбәпле, өлкәннәр арасында әлеге яңа хезмәтнең киң колач алуы - икеле. Аларга телефоннан яки регистратурага килеп табибка язылуы күпкә кулайрак. Моннан тыш, электрон чиратка теркәлү вакытында шунысын да истә тотарга кирәк: бер көнгә приемга бирелүче буш урыннар күп түгел, чикле. Моннан кала кайбер вакытларда билгеле бер белгечкә язылу бөтенләй булмаска мөмкин. Аның сәбәпләрен белү өчен больницага шалтыратырга туры киләчәк. Шушы кимчелекләрне искә алмаганда, электрон язылу - үтә дә уңайлы әйбер.

Халык әле өйрәнмәгән

Баш табибның поликлиника буенча урынбасары, гомум практика табибы Зөлфия Илмас кызы Дәүләтова да шундый фикердә.
- Халыкны терминал, интернет аркылы приемга язылырга өйрәтә алсак, бу алар һәм безнең өчен дә бик уңайлы булыр иде. Бүгенге көндә больницада күзәтелгән озын чиратлар да булмас иде, миңа калса. Тик әлегә район халкы мондый яңалыкка әзер түгел. Пациентларга регистратурага килеп яки телефоннан табибка язылу гадәти, уңайлы булып тоела. Интернет һәм терминал аша язылгач та, табибка кергәнче регистратурадан шәхси амбулатор картасын да аласы бар бит. Монда да чират торырга мөмкин. Шуңа күрә күбесе регистратура аркылы приемга язылып, бер уңайдан карточканы, талон алуны өстенрәк күрә. Алдан кабул итү вакытларына язылып килгән авырулар белән эшләве җиңел. Ләкин гадәттә аларны төгәл билгеләнгән вакытта кабул итеп булмый. Чөнки, буш вакытлары булып, көтмәгәндә табибка күренергә уйлаучылар да бар. Араларында өлкәннәр, балалы кешеләр дә утыра. Аларның иртән-иртүк чират көткәннәрен аңлап, хәлләренә кереп кабул итәбез әлегә. Ә менә 2015 елга хәл үзгәрергә мөмкин. Авыруларны алдан язылу тәртибе буенча гына кабул итүне җайга салырга ниятлибез. Әлеге вакытта халыкны алдан язылу тәртибенә өйрәтү өстендә эшлибез, аңлату алып барабыз. Әгәр дә хөрмәтле райондашларыбыз безнең киңәш-теләкләребезгә колак салса, больницага килеп-күренү шундый авырлыклар китермәс тә иде. Без дә аларны исемлек буенча, билгеләнгән вакытта төгәл кабул итә алыр идек. Алдан табибка язылмау нәтиҗәсендә ирексездән аңлашылмаучанлыклар да, каршылыклы хәлләр дә килеп чыккалый, - дип, табиб чиратлар белән бәйле мәсьәләнең сәбәбен бәйнә-бәйнә аңлатты.
Сөйли башласаң, проблемалар шактый. Әйтик, бер табибка язылып, икенчесенә җибәрә калсалар, анысына да кагыйдә буларак, килгән уңайдан гына бәреп кереп булмый. Шулай ук алдан язылу зарур. Бу исә эштән сорап киткән, яисә вакытын чикле авыруларда ризасызлык тудыра, кешенең ачуы килә башлый. Ләкин алдан язылмый гына булмый шул. Бу, беренче чиратта, үз-үзеңә, башка авыруларга, табибның хезмәтенә карата хөрмәтле мөнәсәбәт чагылышы. Әрсезләнмичә генә больница таләпләрен үтәсәк, табиблар да үз бурычларын, эшләрен төгәл башкара алачак икәнен онытмаска иде. Беребез дә бит кибеткә акчасыз кереп: «Соңрак түләрмен», - дип азык-төлек алып чыгып китми. Тәртибен белә, аңа буйсына, үти. Әлеге мисал бик гади һәм бераз тупасрак булса да, ул тәртипне, оешканлыкны күрсәтә.

Көне буена терминалдан файданланучы юк

Чыннан да, без килгәннән бирле бер генә кеше дә терминалга килеп табибка язылмады. Аның каравы, регистратура яныннан кеше өзелеп тормады. Ара-тирә терминал янына килеп нәрсә микән бу, дип карап китүче әби-бабайларны чамаладык.
Комсомолец поселогында яшәп, «Челны мясо» предприятиесендә эшләүче Гөлнара Сәлахованың да район больницасында урнаштырылган терминалдан язылганы юк әлегә.
- Табибка электрон чиратка язылуның уңайлы икәнен беләм. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә барганда мондый хезмәттән файдаланганыбыз булды. Килешәм, халык өчен бик уңайлы, вакытны аз сарыф итә, - ди Гөлнара ханым.
Әлегә менә шундый хәлләр. Алга таба да больницадагы чират мәсьәләсенә күз-колак булып торырбыз.

Чиратта озак утырмас өчен берничә кирәкле киңәш:

- Табибка интернет һәм махсус терминаллар аша язылырга тырышыгыз. Чөнки әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар әлегә аз, ә күп кенә табиблар авыруларны электрон чират буенча кабул итүне көннән-көн кулайрак күрә;
- Кайбер белгечләргә электрон язылу аркылы яки регистратурада приемга язылганда регистратурага барып, амбулатор картаны алып торасы юк. Әйтик, күп кенә хатын-кыз консультацияләрендә регистратура хезмәткәрләре кабул итү көнендә аларның амбулатор карталарын табибка үзләре кертеп бирәләр. Бу хакта шалтыратып алдан белешеп кую зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек