Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакланудан да яхшы чара юк

Фасылларның алышыну вакыты салкын тию, инфекцион авырулар өчен менә дигән чор. Җылы торган көннең кинәт кенә салкынаеп китүе аркасында күпләр югары температура, томау, ютәл белән урын өстенә ята. Балалар арасында авыручылар аеруча күп бу вакытта. Аларны ничек сакларга? Җылы киендерергәме, әллә әби-бабайларыбызның күптәннән билгеле ысулларын кулланып, тын юлларын ныгытыргамы? Һәр...

Балалар, без өлкәннәргә караганда, салкын тиюне авыррак кичерә, көйсезләнә. Әти-әниләр өчен дә бу зур борчу. Шуңа күрә, ничек кенә уйласаң да, профилактика иң дөрес, отышлы әйберләрнең берсе булып кала бирә. Профилактика иң элек шәхси гигиенадан башлана. Ягъни:

  • урамга чыкканда ел фасылына туры килгәнчә киенергә;
  • өйгә кайту белән кулларны юарга;
  • кул-аякларның һәрвакыт җылыда булырга тиешлеген онытмаска кирәк.

Салкын тиюдән һәм тын юллары вирусларыннан саклану чаралары буларак С витамины күп булган җиләк-җимеш (лимон, апельсин, мүк җиләге, карлыган) ашарга була. Кулларны һәм аякларны махсус ванналар кертеп чыныктыру да файдалы. Бу су температурасын 37-19 градустан башлап, әкренләп 18-20 градуска кадәр төшерү юлы белән башкарыла. Тәнне чыныктырудан кала балаларга хуш килердәй тәмле чыныктыру да бар. Аны туңдырманы җылытып ашатудан башлыйлар. Вакыт үтү белән җылы туңдырмадан, аның салкынын, суыткычтан әле генә алынганына барып җиткәнче ашаталар. Туңдырмага аллергиясе булган балалар өчен аны йогуртка алыштырырга мөмкин.

Профилактиканың өченче - вакцинация төре дә бар. Вакцинацияне гриппка, пневмококка, гемофилия инфекциясенә, ягъни авыруны кузгатучыларга каршы үткәрәләр. Иң мөһиме - әлеге вакциналарны вакытында (әйтик, гриппка каршысын хәзерге вакытта) ясату.

Гаиләдә авыручылар булса, түбәндәге саклану чараларын күрергә кирәк:

  • авызны, борынны каплап торучы битлек кию, аны ике сәгать саен алыштырып тору;
  • үтәли җил ясамыйча гына бүлмәләрне ешрак җилләтү;
  • сарымсак, ылыслы агач майлары ише фитоницидлар кулланып, бүлмә һавасын сәламәтләндерү.

Ә менә вируслардан саклаучы махсус препаратларны һәм даруларны табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга була.

Шушы гади, әмма файдалы киңәшләрне истә тотып, тәҗрибәгездә куллансагыз, үзегез дә, балаларыгыз да сау-сәламәт булыр, аларга бернинди дә салкын тию янамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек