Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Пневмония белән нишләргә?

Нәрсә ул пневмония? Пневмониягә каршы көрәш турында сөйләгәндә covid-19 да күздә тотыламы? Авырулардан ничек сакланырга? Шушы һәм башка сорауларга район үзәк дәваханәсе баш табибының клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары Резеда Мөхәммәтшина җавап бирә. 

– Резеда Инсафовна, гади итеп әйткәндә, пневмония нәрсә ул?
– Пневмония – күк-рәк читлеге органнары авыруларының зур төркеме, инфекция эләгү нәтиҗәсендә үпкә ялкынсыну дигән сүз. Нинди генә булмасын, безнең организмыбызны кислород белән туендыручы органның җитди ялкынсынуы ул. Бөтен кеше дә – кечкенә балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр – әлеге чиргә юлыгырга мөмкин. Кискен респиратор вируслы инфекцияләр таралган чорда авыручылар саны арта, салкын тию һәм сулыш юллары ялкынсыну, тиешенчә дәваланмаган очракта, пневмониягә әверелергә мөмкин. 

– Аңа ничек каршы торырга?
– Вакцина ясатырга. Организмны чыныктырырга. Пневмония кузгатучы пневмококклар еш кына тын юлында була. Кеше туңса, иммунитеты төшсә, стресс кичерсә, алар үзләрен күрсәтә башлый. Әмма мондый очракларда вакцинация ярдәмгә килә. Ул иң беренче чиратта хәвеф төркеменә керүчеләргә ясалырга тиеш. Пневмококклар күп төрле, шуңа күрә вакцинадан баш тартырга ярамый. Бигрәк тә өлкән яшьтәге, хроник үпкә чирләре, шикәр диабеты һәм башка авырулары булганнар, еш авыручы кешеләр үз сәламәтлекләрен кайгыртырга тиеш. Генетик бирешүчәнлек дигән әйбер дә бар, мондый кешеләр үз гомерендә берничә мәртәбә әлеге мәкерле чир белән авырый ала. 

– Вакцинация башландымы әле? Аны ничек алырга?
– Участок табибына, фельдшерга мөрәҗәгать итәргә. Бу хакта һәр кеше үзе кайгыртырга тиеш. 

– Коронавирус инфекциясе дә үпкәгә зыян сала диләр. Сovid-19 белән бәйле дәваханәдән тыш пневмония белән нишләргә? 
– Коронавирус фонында үпкә авыруы башлануына шик туган очракта, участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул пациентны тикшереп, хәлен ачыклый, дәвалау курсын да ул билгели. Коронавирус ияргән булса, температура тиз генә күтәрелмәскә мөмкин. Башта хәлсезлек, тамак төбе кытыкланып тору кебек билгеләр сизелә. Ә температура берәр атнадан күтәрелә. Ләкин аның күтәрелгәнен көтмәскә, хәлсезлек сизе-лүгә, кичекмәстән врачка күренергә киңәш ителә. Кайберәүләр, температурам юк дип, берәр атна йөргәч кенә килә. Ә бит инфекциягә беренче көннәрдә үк каршы торганда яхшы булачак. Тагын бер мөһим әйбер турында кисәтәсем килә: хәлсезлек сизү белән антибиотик эчә башлаучылар нык ялгыша. Антибиотиклар иммунитетны төшерә, ягъни организмның коронавируска каршы тору көчен дә киметә. 

Реклама

– Дәваханәдән тыш пневмония һәрвакытта да covid-19 белән бәйле буламы?
– Юк. Дәваханәдән тыш пневмония, исеменнән күренгәнчә, кеше больницага ятканчы барлыкка килгән үпкә авыруы. Аны төрле зарарлы микроорганизмнар китереп чыгара. Шул ук грипп та сәбәп була ала. 

– Ә covid-19 диагнозы расланса ни эшләргә?
– Коронавирус инфекциясен дәвалау схемалары булдырылды инде. Әйткәнемчә, авыруның хәленә карап, табиб тарафыннан амбулатор яки стационар дәвалау билгеләнә. Хәзерге вакытта һәркем өчен иң мөһиме – саклану. 

– Кайсы очракта табибка яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә? 
– Барлык очракларда да. Үзбелдекләнеп дәваланырга маташу аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, тән температурасы югары күтәрелсә, күкрәк кысып, тын алуы авырайса, табибтан ярдәм сорарга. Салкын тиеп яки грипп белән авырганнан соң хәлегез кинәт начарланып китсә дә медикларга мөрәҗәгать итү хәерле. Балаларда, өлкәннәр һәм хроник авырулы кешеләрдә, йөкле хатыннарда пневмония билгеләре күренсә, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. 

– Ә иң яхшысы? 
– Профилактика, әлбәттә. Беренче чиратта – организмны чыныктыру, иммунитетны ныгыту. Ә моның иң ышанычлы юлы – сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Гриппка каршы вакцина ясату да үпкә ялкынсынуыннан саклану ысулы булып тора. 

/ Фото Миләүшә Фәрдиевадан алынды. 

Пневмония – киң таралган авыруларның берсе, теләсә кемдә булырга мөмкин. Табибларның тырышлыгына карамастан, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар күп. Мәгълүмат чаралары китергән статистика буенча, ел саен аннан үлүчеләрнең саны ике миллионнан артып китә. Иң аянычы – әлеге санның яртысы балаларга туры килә. Пневмониягә каршы көрәш көне әлеге авыруга кешеләрнең игътибарын юнәлтү йөзеннән булдырылган.

 

Коронавирус зәхмәтен кичергән, үпкәләренә зыян килгән райондашлар үз кичерешләрен газета укучылар белән уртаклашты. 

Роза Әхмәтҗанова, 53 яшь, Биклән авылы. Июнь аенда коронавирус белән авырган. Чаллының 2нче шәһәр поликлиникасында өч атна дәваланган. 
«Авыруым тән температурасы 38 градуска күтәрелеп башланды. Биш көн шулай торды. Анысына әле түзәргә була иде, тик менә хәлсезлектән бик интектем. Аркам авыртты, тирләтте – бер-ике сәгать саен кием алыштырдым, тәм, ис тоймадым, аппетит юк, ашаганда чүбек чәйнәгән шикелле.
Компьютер томографиясе ясатырга, үпкәләрне тикшертергә чират икән, шулай да язылдым. Ун көн авырып өйдә ятканнан соң, КТ вакыты җитте. Инде терелдем дип уйласам да, барып кайтыйм, үземне тынычландырыйм дидем. Бармасам ни булып бетәсен хәзер күз алдына да китерергә куркам: ялкынсыну бар, үпкәләргә 36 процент зыян килгән, диделәр. Дәваханәдә яхшы дәваладылар, дарулардан тиз арада хәл керде, тәмам терелеп чыкканчы тоттылар.
Ятканда төрле кешеләрне күрдем – кемдер аңсыз ята, кемдер кислородсыз бөтенләй сулый алмый, бигрәк тә 60-70 яшьтәгеләр авыр хәлдә. Көн саен «бүген тагын үлгәннәр икән» дигәнне ишетү күңелгә шом кертә иде.
«Авыруыгыз үтте, сез тирә-юньдәгеләргә вирус йоктырмыйсыз, үзегезне саклагыз», – дип чыгардылар мине. Кайтарып җибәргәндә табиблар ике-өч ай дәвамында дарулар, витаминнар эчәргә, ике ай мунча кермәскә, сулыш гимнастикасы ясарга куштылар. Аларның киңәшләрен өтеренә кадәр үтәдем. Әле дәваханәдә ятканда ук капельница трубкасын озынчарак итеп кисә идек тә, су тутырылган шешәгә очын батырып, шуңа һава өреп, үпкәләрне эшләтә идек, өйдә дә моны эшләвемне дәвам иттем. Терелсәм дә ике айлап хәлсезлек тойдым. Хәзер кая барсам да битлек киям, кайтуга кулларны юам, өйдәгеләрне дә контрольдә тотам».

 

Любовь Ратникова, 57 яшь, Калинино авылы. Май аенда коронавирус диагнозы белән Чаллының йогышлы авырулар дәваханәсендә тугыз көн яткан.
«Безнең сарай янган иде, бик борчылдым, хәл бетүен шуннан күрдем. Баксаң, авырый башлаганмын икән. Температурам 37,2 тирәсе генә булды, тын бетә иде, ис, тәм сизмим, ашыйсы килми, баш тубал хәтле авыр. Җиде-сигез көн шулай дәвам итте, аннары фельдшерыбыз Рузалия Хәйдәрова ашыгыч ярдәм чакыртты. Дәваханәдә ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куйдылар. Уколлар алгач, хәлем яхшырды. Яңа бүлектә яттым – чиста, пөхтә, суны китереп торалар, кислородны күпме телисең, шулкадәр сулыйсың, мөнәсәбәт яхшы булды. Табибларга, фельдшерыбызга рәхмәт, алар бик ярдәм итте. Өйгә чыккач, кура җиләге, карлыган яфраклары кебек үләннәр белән чәй эчтем, күбрәк саф һавада булырга тырыштым, борын белән сулап, авыз аша тын чыгарып сулыш гимнастикасы ясадым. Ике айдан компьютер томографиясе үттем, анализлар бирдем, бар да әйбәт диделәр».

 

Исемен һәм яшәгән авылын күрсәтмәвебезне сораган ханым:
«Мин өлкән яшьтәге кеше. Бу вирусны кайда һәм ничек йоктырганымны хәтерләмим дә. Күршеләр дә керде, кунаклар да күп булды. Башта кисәк кенә температурам күтәрелде, баш авыртты, хәл бетә башлады. Аннары авыз кипте, тәм һәм ис тою бөтенләй юкка чыкты. Кан басымым күтәрелде, гәүдәмне тоймый башладым. Томография үпкә ялкынсынуы булганын күрсәтте. Шул ук көнне авылыбыз фельдшеры Миләүшә Фәрдиевага мөрәҗәгать иттем. Ул тиз арада участок табибы белән киңәшеп, дәвалау курсы уздырды. Ун көн рәттән система куеп, уколлар ясап, мине аякка бастырды. Ул вакытында ярдәм итмәсә, бу дөньядан китеп барган булыр идем. Якыннарыбызның күбесе авырды. Күршебез ИВЛда булды. Терелеп җиткәч тә хәлсезлек, кан басымы уйнаклау озакка сузылды. Хәзер яңадан вирус эләгер, тагын авырырмын дигән курку хисе бар. Иммунитетны ныгытыр өчен витаминнар (Д, балык мае), үлән чәйләре эчәм, булдыра алганча беркем белән аралашмаска тырышам. Шушы зәхмәтле чирне кичергән кеше буларак, авыру билгеләре күренә башлау белән кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә һәм табиб кушкан барлык киңәшләрне төгәл үтәргә өндим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев