Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансеризация чирләрне иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәваларга ярдәм итә

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 2016 елда диспансеризация үткәндә Тукай районында 7 кешедә онкология авырулары ачыкланган: 4 очракта ир-атларның мәни бизендә, 1 очракта авыз куышлыгында, 1 очракта хатын-кызларның аналыгында яман шеш, 1 очракта миелолейкоз табылган. 15 кешедә шикәр диабеты, 33 кешедә кан әйләнеше системасы авырулары билгеле булган.

Диспансеризация нинди чирләрне ачыклый?

Табиблар чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә диспансеризациянең роле зур дип саный. Мондый чирләргә кан әйләнеше системасы авырулары һәм беренче чиратта йөрәк ишемиясе һәм цереброваскуляр авырулар, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкә хроник авырулары керә. Үлемнәрнең 75 проценты нәкъ менә шушы чирләр белән бәйле дә. Моннан тыш, диспансеризация кан басымы, холестерин, канда глюкоза күтәрелүне ачыклау максатын күздә тота. Әлеге чара чамадан тыш күләмдә тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, гәүдәнең артык массасын һәм симерүне контрольгә алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә вакытында диспансеризация үтү инвалидлыктан гына түгел, үлемнән дә коткарып кала дигән сүз.

Быел кемнәр диспансеризация үтәргә тиеш?

Диспансеризация өч елга бер мәртәбә уздырыла. Ул 21 яшьтән башлана. 2017 елда 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елгылар һәм аннан өлкәнрәкләр үтә. 21дән 36 яшькә кадәргеләр кан һәм сидеккә гомуми анализлар; глюкозага, холестеринга кан тапшыралар; карау кабинеты үтәләр; ир-атлар - 36 яшьтән, хатын-кызлар 45 яшьтән электрокардиограмма; 39дан 78 яшькә кадәр - маммография; 45тән 75 яшькә кадәр - яшерен канга тизәк анализы; 51дән 81 яшькә кадәр - простата специфик ферменты (ПСА); 39 яшьтән башлап - күз эче басымы (ВГД), 39дан 57 яшькә кадәр - карау кабинеты (киңрәк тикшерү ысулы) уздырыла.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Эшләүче кешегә ничек итеп диспансеризация үтәргә соң? Әлеге сорау күпләрне борчый. «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы РФ Законының (№323, 21.11.2011) 24 маддәсе нигезендә, медицина каравы һәм диспансеризация үткәндә эш бирүчеләр хезмәткәрләрен җибәрергә тиешләр.

Тукай районында яшәүчеләргә, иң беренче эш итеп, үзәк больницаның 158нче кабинетына яки авылдагы фельдшерга килергә кирәк. Диспансеризация ике этапта уза. Эш көнннәреннән тыш, райондашлар һәр айның өченче шимбәсендә, ягъни 16 сентябрь, 21 октябрь, 18 ноябрь, 16 декабрь көннәрендә дә килә алалар. Бу эшләүчеләргә уңайлылык тудыру максатыннан шулай эшләнә.

Беренче этапны узу өчен поликлиникага яки фельдшерлык пунктына иртән, кан анализлары бирү өчен ач карынга килергә кирәк. Шулай ук сидекне дә чиста банкага үзең белән алу кирәк.

Бөерләрне ультратавыш белән тикшерү өчен (УЗИ) сидек куыгы тулы булырга тиеш.

Тизәкне яшерен канга тикшерү 45 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кирәк

Аны тапшырыр алдыннан өч көн ит ризыклары, составында тимер булган башка азыклар (алма, яшел суган, татлы болгар борычы, ак фасоль, шпинат), шулай ук каталаз һәм пероксидаза ферментлары булган яшелчәләр (кыяр, керән, төсле кәбестә) ашамау сорала. Тимер катнашкан дарулар (гематоген, аскорбин кислотасы, аспирин, вольтарен, диклофенак, эчне йомшарту препаратлары) куллану ярамый. Болар дөрес булмаган нәтиҗә бирергә мөмкин.

Тизәк һәм сидек салынган савытларда исем-фамилиянең язылган булуы шарт.

Ир-атка диспансеризация алдыннан велосипедта йөрергә ярамый

50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар диспансеризация алдыннан 7-10 көн кала ректаль караудан, простотага массаждан, клизмадан, атта һәм велосипедта йөрүдән, җенси якынлыктан, ректаль шәмнәр белән дәваланудан тыелып торырга тиешләр. Болар мәни бизе яман шешенә анализ биргәндә онкомаркерның дөрес күрсәтмәвенә китерергә мөмкин.

Диспансеризацияне быел кемнәр үтә

Туган елы

Яше

1996

21

1993

24

1990

27

1987

30

1984

33

1981

36

1978

39

1975

42

1972

45

1969

48

1966

51

1963

54

1960

57

1957

60

1954

63

1951

66

1948

69

1945

72

1942

75

1939

78

1936

81

1933

84

1930

87

1927

90

1924

93

1921

96

1918

99

Кайсы яшьтә нинди анализ тапшырырга кирәк?

ОАК, ОАМ (кан һәм сидеккә гомуми анализлар), б/х (глюкоза, холестерин), карау кабинеты, терапевт

21-36 яшь

ЭКГ (электрокардиограмма)

ир-атлар 36 яшьтән,
хатын-кызлар 45 яшьтән

ВГД (күзнең эчке басымы)

39 яшьтән

ММГ (маммография)

39-78 яшь

УЗИ, ОАК (канга гомуми анализ, киңрәк тикшерү ысулы), Б/х (глюкоза, холестеринны киңрәк тикшерү ысулы)

39, 45, 51, 57, 63, 69, 75, 81, 87, 93, 96, 99 яшь

КАЛ (тизәк)

45-75 яшь

ПСА (простата специфик ферменты)

51-81 яшь

ССР (суммар-йөрәк авырулары)

63 яшькә кадәр

Карау кабинеты (киңрәк тикшерү ысулы)

39-57 яшь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев