Чаллыда бавыр метастазасын дәвалауда яңа технология кулланылды
Чаллыдагы Республика клиник онкология диспансеры табиблары бавырдагы метастазаны беренче тапкыр югары төгәллеккә ия стереотактик нур терапиясе ярдәмендә уңышлы дәвалады. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Өч ел элек тамак-борын яман шешен җиңгән пациент чираттагы тикшерү вакытында бавырда метастаза барлыгы турында белә. Бер ел дәвамында ул заманча дару терапиясе ала, бу исә шеш үсешен туктатырга ярдәм итә.
Аннан соң табиблар стереотактик нур терапиясе кулланырга карар кыла — бу ысул шеш урынына төгәл йогынты ясый, ә сәламәт тукымаларны мөмкин кадәр саклап кала. Чаллы онкодиспансерында мондый дәвалау төрен беренче тапкыр кулланганнар.
Дәвалау курсы уңышлы тәмамланган. Радиология бүлеге мөдире Ришат Котдусов сүзләренчә, яңа технология онкологик пациентларны дәвалау мөмкинлекләрен киңәйтә һәм аерым метастазларны хирургик операциясез дә юкка чыгару шартларын тудыра.
Фото Әлмир Абашевның МАКС каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев