Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бик нык арысаң, гәүдә авырлыгың кимесә, температураң төшмәсә – табибка бар

Һәр ел саен 24 мартта бөтен дөнья күләмендә туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бүген ул һәр җирлек өчен актуаль. Районда һәр елны 8-10 кешенең әлеге авыруны йоктыруы ачыклана. Аларның 50 проценты флюорографик тикшеренү вакытында билгеле була.

Туберкулез иң борынгы авыруларның берсе. Ул безнең эрага кадәр үк булган. Ә килеп чыгу сәбәбе 1882 елда гына ачыкланган. Туберкулез бактерияләре бик чыдам булулары белән аерыла. Алар бүлмәдәге тузанда да үлмиләр, берничә ай, хәтта еллар үткәч тә кешедә чир китереп чыгарырга мөмкиннәр. Кояш яктырткан урында алар 3 сәгатьтән, кайнатканда 30 минуттан юкка чыгалар. Хлорлы известь белән дезинфекцияләү иң яхшы нәтиҗәне бирә.

Туберкулез таякчыкларын биш төргә бүләләр: кешедә, хайваннарда, кошларда, тычканнарда һәм балыкларда була торган таякчыклар. Кеше өчен иң куркынычы кеше һәм хайван туберкулезы.

Зарарлану һава һәм азык аша булырга мөмкин. Инфекция күп очракта туберкулез белән чирли торган сыер сөтен эчкәндә йога. Туберкулез белән тавыклар да чирли, шуңа күрә аларның итеннән һәм йомыркасыннан да күчәргә мөмкин.

Микобактерияләр һәр кешенең организмында булырга мөмкин, ләкин бу бөтен кеше дә чирли дигән сүз түгел. Бу, иң беренче чиратта, организмның гомуми торышына бәйле. Сәламәт кешеләр авыруны җиңә, ләкин инфекцияләргә тиз бирешүче, туйганчы ашамаучы, һәрвакыт борчылучы, аручы, спиртлы эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучы кешеләр чиргә каршы тора алмый.

Бүгенге көндә иң төп бурыч - авыруны вакытында ачыклау. Күп чирләрне нәкъ менә соңга калып белгәнгә күрә җиңеп булмый. Туберкулез да шундыйлардан.

Балаларда инфекцияне ел саен үткәрелүче Манту реакциясе ачыклый. 15 яше тулганнарга һәм аннан өлкәнрәкләргә исә ел саен флюорография үтү мәҗбүри.

Истән чыгармагыз: туберкулез организмда үзен сиздерми торган чир. Бик нык арыганда, гәүдә авырлыгы кимегәндә, төнлә тирләгәндә, тән температурасы якынча ике атнадан артык 37-37,2 градус торганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип кисәтә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгече Рәйхана Марченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев