Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районы балалары Интернетта үлем эзли?

Без - өлкәннәр Интернетка кереп чумабыз да, һәрберебез үз эшебезне эшлибез: кемдер акча эшли, сату-алу итә, кемдер яңалыклар белән таныша, берәүләр уен уйный, икенчеләр вакытын аралашу сайтларында уздыра. Балалар да утыра Интернетта. Тик аларның анда ни белән шөгыльләнүен генә бөтен ата-ана да белеп бетерми шул. Ә үсмерләр арасында яңа уен...

«Мине сәгать 4.20дә уят»

Сер түгел: соңгы вакытта үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары бермә-бер артты. Җавапсыз мәхәбббәт, гаиләдә аңлау тапмау, БДИ. Гомумән, сәбәпләр күп. Инде менә хәзер Интернет. Бала бөтен буш вакытын Интернетта уздыра, урамда иптәшләре белән уйныйсы урында компьютерда, телефонында казынып утыра дип зарланабыз. Бер караганда болары алай ук куркыныч та түгел икән әле. Интернетта «үлемгә чакыра торган» төркемнәр буа буарлык һәм яшүсмерләр бик теләп анда теркәлә - менә монысы бик куркыныч хәл.

«Море китов», «Тихий дом» - «үлемгә чакыра торган» төркемнәрнең атамалары беренче карашка бер дә куркыныч түгел үзе. «Үз-үзеңә кул саласың килсә, безгә рәхим ит», - дип чакырмыйлар әлеге төркемнәргә, әлбәттә. Яшүсмерләр психологиясен белеп, уйлап эш итәләр. «Сине егетең ташладымы? Син ошатып йөри торган кыз сиңа карамыймы? Укудан туйдыңмы? Әти-әниең сине аңламыймы? Интернетта дус табасың киләме? Алайса - безгә кушыл» - дигән шигарьләр белән эш итәләр алар. Әлбәттә, яшүсмер үзен «аңлый торган» билгесез кешеләргә иярә.

Мондый төркемнәргә бөтен кешене дә кабул итмиләр. Керергә теләүчеләргә башта биремнәр бирелә. Мәсәлән, беренче бирем - кит рәсеме ясарга, икенчесе - беләк турында кит рәсемен лезвие белән сызарга һ.б. Күпчелек биремнәр төнлә эшләнә. Ата-аналар берни дә сизмичә йоклап яткан вакытта балалары төрле биремнәр чишеп, үз үлемнәренә таба якыная. Барысын да төгәл үтәүчеләр генә төркемнәргә кабул ителә. Һәм соңгы бирем - үлем. Әйе, балалар монысын да бирем кебек үти: кем түбәдән сикерә, кем поезд астына ташлана...

Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов сүзләренә караганда, Тукай районында әлеге «үлем төркемнәре» белән бәйле бер гариза да кабул ителмәгән, тикшерү эше дә алып барылмый, җинаять эше дә кузгатылмаган.

Районда яшәүче бер укучы баладан «үлем төркеме»нә карата фикерен сораштырдым. Укучыларның әлеге төркем турында ишетеп кенә түгел, якыннан таныш булулары ачыкланды.

- Әлеге төркемнәрнең барлыгы, анда нәрсә эшләнүе барыбызга да билгеле. Шушы уен белән уйнаучы берничә танышым да бар. Ләкин алар бу уен белән чын мәгънәсендә мавыкмаган. Кызык өчен, уенны «эчтән» белү өчен уйнаган кыяфәт кенә ясыйлар. Үзләренә тән җәрәхәтләре китермиләр, биремнәр килсә, шул биремгә туры килүче фотосурәтләрне шул ук Интернет челтәреннән табалар, - дип аңлатты миңа исемен белгертергә теләмәгән бер мәктәп укучысы.

«Ә уен азагында үз-үзеңне үтерергә тиеш икәнлекне беләсезме соң сез?», - дип сорагач, баладан түбәндәге җавапны алдым.

- Әлбәттә, беләбез. Бер танышымның да уен азагында үзенә кул салырга нияте юк. Алар бары тик вакыт үткәрү, ниндидер яңа «кызык» әйбер белән уйнау өчен эшли боларны, - диде.

Балаларның алдан ук «үлем төркеме» турында хәбәрдар булуы, аңлы рәвештә эш итүләре бераз тынычландыра, ләкин, укучыларның әлеге уен белән кызык өчен булса да мавыгулары борчуга сала.

«Яшүсмер баланың үлеме үз-үзенә кул салуга охшаган очракта, җинаять эше ачыла - РФ Җинаять кодексының 110нчы маддәсе. Бу маддәдә - «янау, начар мөгамәлә яки системалы рәвештә кимсетеп тору сәбәпле, кешене үзенә кул салуга этәрү» дигән юллар бар. Тик анда Интернет турында бер сүз дә әйтелми. Интернеттагы «үлем төркемнәре»ндә янау да, начар мөгамәлә дә, кимсетү дә юк», - дип аңлата район прокуроры Айрат Галимәрдәнов.

Анда башкасы шул. Үсмернең хәленә кергән булып юату, аны бу тормышта кирәксез булуына ышандыру һәм «чыгу юлын» күрсәтү. Ә чыгу юлы - үлем. Хәтта үзенә күрә бер гипноз дип тә атарга була моны. Кызык килеп чыга: яшүсмерне үлемгә этәргән җинаятьче бар да кебек, тик моңа закон күзлегеннән караганда, җинаять составы юк! Ә шул ук вакытта Интернетта бер-бер артлы «үлем төркемнәре» ачыла тора - алар балаларыбызны сазлык кебек суыра, тик оештыручылары никтер һаман җәзасыз кала бирә.

Хәер, бөтенләй үк җәзасыз, дип тә әйтү дөрес булмас. Күптән түгел 21 яшьлек Филипп Будейкин (Интернеттагы исеме - Филипп Лис) дигән кешене кулга алдылар. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, ул Интернетта «үлемгә чакыра торган» берничә төркем булдырган.

Әле шушы көннәрдә генә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үз-үзеңә кул салуга җиткерүче гамәлләрнең исемлеген киңәйтү турында Дәүләт Думасы депутатларының инициативасын хуплады. Әлеге канун проекты чынга ашырылса, әлеге «үлем төркемнәре»нең хуҗаларын җинаять җаваплылыгына тартырга тулы хокук булачак.

Тагын бер «үлем уены»

Шушы арада гына тагын бер коточкыч хәбәр таралды. Яшүсмерләр «Йөгер яки үл» («Беги или умри») дигән яңа уен уйлап тапкан икән. Төп кагыйдәсе - югары тизлектә баручы машинаның нәкъ каршысыннан ук йөгереп чыгарга кирәк. Я чыгып каласың һәм уенны уңышлы узган булып саналасың, я машина астында калып, гомерең белән хушлашасың. Үсмернең әлеге «батырлыгын» калган яшьтәшләре видеога төшереп тора һәм Интернетка куя.

«Йөгер яки үл» дип аталган компьютер уены бар иде инде. Үсмерләр виртуаль уенны тормышка да күчерергә булган күрәсең. Шуңа күрә белгечләр ата-аналарга балалары белән бу темага яхшылап сөйләшергә, кирәк булса, аларны психологка да алып барырга киңәш итә. Ә машина йөртүчеләргә икеләтә сак булырга гына кала. Аеруча юл кырыенда җыелып торган яшүсмерләрне күрсәгез, игътибарны арттыру, ә тизлекне, киресенчә, киметү сорала.

Интернетның тискәре яклары белән көрәшер вакыт

Әйе, бүген өйдән чыкмыйча гына Интернет аша төрле түләүләр башкарырга, кеше белән элемтәгә керергә һәм тагын әллә нинди гамәлләр башкарырга була. Бу яңалыкларга да күнегеп киләбез, хәзер тискәре яклары белән көрәшер вакыт. Үсеп килүче буынны бу шаукымнан коткарасы иде.

Интернетның кире йогынтысыннан балаларны саклауда төп рольне ата-аналар уйнарга тиеш. Балага кече яшьтән үк Интернет һәм аңарда очрарга мөмкин булган куркыныч хакында аңлатырга, сөйләргә кирәк. Моның өчен, билгеле, укытучыларның гына түгел, ата-аналарның да азмы-күпме мәгълүматлы булуы кирәк. Чөнки балалар күбесе өйдә компьютер артында утыра. Мәктәп укучылары әйтүенчә, алар Интернет аша өйгә бирелгән сорауларга җавап эзли, яңалыклар белән таныша, электрон почтасын тикшерә, дуслары белән аралаша. Ә шулай да Интернетка кайчан күбрәк керәсез дигән сорауга алар: «Күңелсезләнгәндә, шөгыльләнер нәрсә булмаганда», - дип җавап бирәләр.

Белгечләр сүзләренә караганда, ата-ана үз баласы белән бәйләнешне, элемтәне югалтмаска тиеш. Үз-үзен кирәкле, гаиләдә бәхетле, дип санаган бала юаныч эзләп төркемнәрдә утырмый. Баланы виртуаль тормыштан «алып чыгып» реаль тормыш белән кызыксындыру өчен ата-аналар үзләре көч куярга тиеш.

«Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: бөтен җаваплылык - ата-анада. Балаларга Интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел, - ди район мәгариф идарәсе методисты, психолог Александр Мочалов. - Тыелган җимеш татлы була бит. Бары тик баланың Интернетта ни белән шөгыльләнүенә генә игътибарлы булырга. «Море китов», «Тихий дом», «Хочу в игру», «Млечный путь», «f53», «f57», «f58», «d28» дигән төркемнәрдә утырмыймы, дәфтәрендә шундый язулар һәм кит яки күбәләк рәсемнәре юкмы, иртәнге якларда йоклыймы, беләк турында яралар күренмиме - шуларны караштырырга, уяу булырга», - дип киңәш итте белгеч.

Балагызның «үлем төркеме белән» ничек тә бәйле икәне ачыкланса, балага ябырылмау, бер-бер артлы сораулар яудырмау сорала. Әлеге гамәлнең тамырын табыр өчен балагызның тормышы белән якыннан танышыгыз. Балагыз белән күбрәк сөйләшегез, аның тормышы белән кызыксыныгыз, карашларын ачыклагыз. Ә инде әлеге мәсьәләгә ачыклык кертә алмасагыз, «ышаныч телефоннары»на - 52-96-69 яки 52-55-52, 8-800-200-01-22 номерларына шалтыратыгыз. Белгечләр яшүсмерне дә, шулай ук ата-ананы да тыңларга, мәсьәләне чишү юлларын эзләргә дә әзер. Битараф калмыйк берүк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев