Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Көзге каникулда балаларның куркынычсызлыгы махсус игътибарда булачак
2017 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 447 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 бала үлгән, 466 бала тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорына 481 һәлакәттә 11 баланың гомере өзелгән, 510ы сәламәтлегенә зыян алган булган. Анализлардан күренгәнчә, сентябрь аенда балалар катнашындагы һәлакәтләр 6,2 процентка арткан. Аларның...
-
Караңгыда аеруча сак булырга кирәк
Үзегез һәм якыннарыгыз белән юлларда һәлакәт булудан саклану өчен киемнәрдә, сумкаларда, коляскаларда яктылык кайтаручы элементлар - фликерлар булуы зарурлыгын искәртә район ЮХИДИ хезмәте. Әлеге кечкенә генә, бәясе дә зур булмаган элементлар караңгы вакытта чын мәгънәсендә сезнең саклаучыгыз булырга мөмкин. Чөнки кояш яктысы булмаганда кешене ерактан абайлап алуы кыен. Урамнарда фонарьлар...
-
Тизлекне арттыру аркасында – ике һәлакәт
23 октябрь көнне иртән район территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Иртәнге сәгать 7 тулып 15 минутта Яр Чаллы - Борды - Яңа Мусабай юлында «ВАЗ-211440» автомобиле, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнә. Машинаның 20 яшьлек йөртүчесе, Яңа Мусабай авылында яшәүче егет, баш җәрәхәтләре ала, больницага ул мөстәкыйль рәвештә үзе...
-
Тукай районында бер җәяүлене ике машина бәрдергән
24 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 3нче километрында җәяүлене бәрдерәләр. Юл аша чыгып барган ир-ат башта «Приора» машинасы тәгәрмәченә эләгә. Аннары җәяүленең гәүдәсе юлның сул ягына очып, «КИА ОПИРУС» автомобиле астына керә. Мәләкәс авылында яшәгән 31 яшьлек ир-ат фаҗига урынында ук җан...
-
ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ
Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде. Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук...
-
Тукай районы ЮХИДИ хезмәте җитәкчесе машинасына кышкы тәгәрмәчләр куйган
Табигатьнең алдаугыч мәле. Көненә җиде төрлегә әйләнергә мөмкин. Шулай да куркнычсызлык беренче планда булырга тиеш. Төннәрен һава температурасы минус күрсәткеченә төшә. Шуңа күрә Тукай районы ЮХИДИ хезмәте начальнигы Шамил Ганиев автомобиль йөртүче тукайлыларны кичекмәстән кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә чакыра. - Юл иминлеген һәр кеше үзеннән башласын. Кышкы тәгәрмәчләргә күчү хәстәрен алдан...
-
Штрафларын икеләтә түләделәр
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән өчен ел башыннан районда 291 кешегә карата административ беркетмә төзелгән. Алардан 84е кулга алынган, 171е икеләтә штрафка тартылган. Бүгенге көндә штрафын законда билгеләнгән срогында түләмәгән 252 кеше исәпләнә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме 500дән 50000 сумга кадәр тәшкил итә....
-
«Тоннель» чарасы үтә
13 октябрь көнне 6.00-9.00 сәгатьләрдә үтәчәк «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын штрафларны вакытында түләмәүчеләрне ачыклауга юнәлтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Водозабор трассасы буенда торачак.
-
Күз уңында – куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр
Бүген үтәчәк «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле борылышында торачак. Шундый чараның узганында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 31 административ беркетмә төзеде, аларның 12се куркынычсызлык каешын такмаучыларга кагылды. Куркынычсызлык каешын санга сукмаучыларны...
-
Тәрәзәләрне каралтсаң, кулга алырга да мөмкиннәр
18 сентябрьдән республикада, шул исәптән районда да, «Тонировкасыз Татарстан» дигән профилактик чара башланды. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә тәрәзәләрне каралту тиешле стандартларга туры килмәгән очракларны ачыклаячаклар. Кагыйдә буенча, машинаның алгы пыяласын һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрен тонировкалау тыела. Бу таләпләрне үтәмәгән машина йөртүчегә беренче мәртәбә 500 сум штраф салына, икенче...
-
Исерек йөртүчеләр турында полиция бүлегенә хәбәр итәргә була
Район ЮХИДИ инспекторлары ел башыннан бүгенгә кадәр исерек килеш руль артына утырган 139 кешене ачыклаганнар. Аларның 67се җәйге чорда тоткарланган. Кызганычка каршы, эчкән килеш кулына машина ачкычы алучылар аз түгел. Бу - иң начар гамәлләрнең берсе. Чөнки ул әле штраф түләү яки автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу гына түгел, үзеңнең,...
-
Тукай районында җәяүлене бәрдергән машинаны эзлиләр
17 сентябрьдә төнге сәгать 3нче яртыда Яр Чаллы - «Дубки» ял базасының 2,2нче километрында 40 яшьлек ир-атны машина бәрдереп китә. Әлеге ир исерек хәлдә юл кырыенда утырып торган була. Машина аның аягы өстеннән чыга, җәяүлене ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына алып китәләр. Автомобиль һәлакәт урыныннан китә, бүген аны эзләү бара. Якынча...
-
Тукай районында балалар арасында юл иминлеге уен-эстафетасы узды
-
Куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклыйлар
14 сентябрьдә чираттагы «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Ул көнне иминлек саклаучылар Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында торачак. Узган атнада Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле янында үткән чарада инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагын теркәгәннәр иде. Шулардан 5...
-
«Чаллы-Зәй» трассасында 14 кешенең үлеме өчен автобус шоферы җавап бирәчәк
Александр Ижмуковка Зәйдә суд булачак. Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты. Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның...