Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иммунитетны ныгыту өчен
Ах, бу җәй! Без барыбыз да аны түземсезлек белән көтәбез, планнар корабыз. Быелгы җәй бераз үзенчәлеклерәк: коронавирус инфекциясеннән саклану өчен җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткадан йөрергә туры килә. Ярый әле урамда аларсыз йөрергә рөхсәт иттеләр. Ләкин шулай да, бу уңайсызлыкларга карамый, җәй үзенекен итә – бар тирә-як яшеллектән балкый, чәчәкләр хуш исләрен тарата. Кояш астында рәхәтләнеп ял итәргә, табигатькә чыгарга, елга буенда балык тотарга була. Яңгыры да бит аның җылы, тәннәрне иркәли. Шуның өстенә җәй сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Тирә-юньдә җиләк-җимеше, яшелчәсе... Вакытны һич тә бушка уздырырга ярамый, аларны тизрәк җыеп калырга кирәк. Яңгырлы көзләрдә, салкын кышларда аларның хуш исен генә иснәсәң дә организмга дәва. Ә җәй көннәрендә имммунитетны ныгыту өчен сез ниләр эшлисез? Нинди җиләкләр, үләннәр җыясыз? Бәлки файдалы эчемлекләр, кайнатмалар ясауда үзегез генә белгән шәп рецептларыгыз бардыр? Әйдәгез, безнең белән дә бүлешегез.
-
Кояшлы җәй кочагында
Җәй – сәламәтлекне ныгыту, көч туплау чоры. Ләкин ул вакыт бик тиз узып китүчән. Шуңа күрә кояшлы җәйнең мөмкинлекләреннән файдаланып калырга өлгерик.
-
Без яшәгән тирәлектә үсә торган шифалы үләннәр
Без яшәгән тирәлектә үсә торган шифалы үләннәр
-
Файдалы һәм тәмле чәй
Калмия авылы – табигатьнең иң бай урыннарыннан берсе. Болыннарында нинди генә файдалы үләннәр үсми! Шушы авылдан Энҗе Галиәхмәтова газета укучыларга үләннән чәй әзерләү рецептын тәкъдим итә.
-
Үги ана яфрагы гына... димә икән!
Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) елга буйларында, юеш җирләрдә үсә. Чәчәген ачылып бетмәс борын ук, ә тамырын кар ачылгач та җыярга кирәк.
-
Андызны да үз иттек
Андыз тамыры (корень девясила) кырларда, урманнарда, киртә-койма буйларында кыргый андыз була.
-
Бөтнек – хуш исле, затлы үлән
Бөтнекнең (мята полевая) төрләре күп һәм ул хуш исле дару үләннәреннән санала.
-
Нарат күркәсеннән кайнатма
Нарат күркәләрен юлдан һәм сәнәгать объектларыннан ераграк урыннан җыярга кирәк. Кайнатма өчен аларны май ахыры, июнь башларында җыйсаң яхшы. Бу чорда күркәләр яшь, сусыл, катыланмаган, тышы яшел төстә була. Бу вакытта ул файдалы матдәләргә бай булган сок бүлеп чыгара. Нарат кайнатмасы – бик файдалы ризык. Һәр көнне бер аш калагы шундый кайнатма ашасаң, сезонлы эпидемияләрдән һәм салкын тиюдән котылып калырга була.
-
Кыярдан мул уңыш алыйм дисәң...
Күзкәй авылыннан ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллина бакчасында күп төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә. Бүген ул мул итеп кыяр үстерү серләре белән уртаклаша. Кыярны туфрак җылынгач менә болай үстереп мул уңыш алырга була, дип яза ул безгә.
-
Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»
Гүзәл Яхинанаң «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган шул исемдәге сериал халык арасында зур бәхәсләр кузгатты. Ниһаять, безнең әдәбиятта да җәмәгатьчелекнең бар катламын уйланырга, бәхәсләшергә мәҗбүр итә торган әсәр туды. Бу – автор безнең авырткан җиргә кагылган дигән сүз.
-
Запаска җыйган ярманы ничек сакларга?
Коронавирус инфекциясе таралу турында сүз чыгуга, кибетләрдән токмач, ярма җыйдык. Җыюын-җыйдык, менә хәзер аларны ничек сакларга?
-
Коронавирус һәм туклану
Коронавирус һәм туклану
-
Дөнья кызыклы
Дөнья кызыклы
-
Рухи азык җыябыз
Өйдә утыруны дәвам итәбез. Рухи азык туплау өчен иң кулай вакыт. Без һәр татар укырга тиешле дип тоелган ун китап исемлеген төзедек. Әлбәттә, һәркемнең үз исемлеге булырга мөмкин. Сез аны дәвам итә яки үзгәртә аласыз.
-
Гөлләр бал ярата
Яшелчә үсентеләрен караудан бушаган арада гөл утыртып, яңартып мәш киләбез.Бүлмә гөлләренең тизрәк үсеп китүләрен тели бит күңел. Шуңа күрә, яз җиттеме, гөл үстерүчеләр кибетләрдәге «Стимулятор роста» дигән сыекчага «ябырыла». Шул ук вакытта бу максаттан искергән, шикәрләнгән балны файдаланып карау күпләребезнең башына да килеп карамый. Ә бит элегрәк кибетләрдә махсус сыекча булмаган, әбиләребез, нәкъ менә шул балны кулланып, гөлләр үстергән.