Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Абруйлы авылдашым
Тукай районы Иске Гәрдәле авылында туып-үскән Муллаҗан Шәймәрдән улы Шәймәрдәновка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
-
Миннегаян апаның матур бәйрәме
Биклән авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Миннегаян Харис кызы Юнысова шушы көннәрдә 90 яшен тутырды.
-
Чаңгы – иң яхшы дәва
Бүген актив яшәү рәвеше алып баручы өлкәннәр артканнан-арта. Без скандинавча йөрүчеләр, йөзү белән шөгыльләнүчеләр турында газетада даими язып торабыз. Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Пенсиядәге райондашларыбыз арасында чаңгы яратучылар да күп. Ул гына да түгел, алар ярышларда да катнашып, яшьләрдән калышмыйлар.
-
Абруйлы хәзрәт
Бер гасыр элек дүрт мәхәлләле Бикләндә мәчет манарасыннан биш вакыт намазга азан әйтелгән, мәдрәсәдә халыкка дини-шәргый гыйлем бирелгән. Утызынчы елларда, репрессияләр башлангач, зыялылар, укымышлы муллалар, мөгаллим-мөдәррисләрнең кайсын атканнар, кайсын сөргенгә сөргәннәр, шомлы «җил»ләр мәчет манараларын аударган. Шул рәвешле илебез алтмыш еллык рухи караңгылыкка чумган. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап меңләгән сала һәм кала күгендә мәчет манаралары калыкты, мөкатдәс азан яңгырый башлады. 1990 елда Чкалов исемендәге колхоз рәисе Бикләндә мәчет салу турында карар кабул итә. Тиз арада җиң сызганып эшкә дә керешәләр. 1995 елның маенда авылда мәчет ачыла һәм чирек гасырдан артык авылга иман нуры тарата. Шул вакыт аралыгында үскән яңа буын намаз әһеле булып җитешкән, җомгага йөрүчеләрнең күпчелеге – яшьләр.
-
Хыял грант белән чынга аша
Без Бәшировлар крестьян-фермер хуҗалыгына килгән көнне Альбина белән Хуршедның тагын бер сыеры бозаулады. Бәләкәч безне иркен, чиста, коры салам җәелгән урынында каршы алды – биредә малкайларны кайгыртканнары күренеп тора. «Көн саен бозаулыйлар», – дип, сөенеп һәм горурланып әйтте фермерлар. Малларның артуы грант алганнан соң ирешелгән уңай үзгәрешләрнең берсе.
-
Сугышчы, тарихчы, укытучы бабам
Безнең Биклән урта мәктәбендә төбәкне өйрәнү музее эшләп килә. Анда мәгариф ветераннары турында да мәгълүматлар тупланган. Иң беренче эш итеп мин әнә шул материалларны өйрәндем. Туганнарыбызның өйләрендә булып, истәлекләрен язып алдым, фотосурәтләрен җыйнадым. Нәсел шәҗәрәсенә дә күз салдым. Нәсел агачыннан күренгәнчә, горурланып сөйләрлек кешеләребез бик күп булган. Аларның күбесе үзләренең гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган.
-
Ышанычлы йөртүчеләр
Соңгы елларда район авылларына илтүче автомобиль юллары бик төзекләнде. Авылларга яңа маршрут автобуслары җибәрелде. Бүген минем 1,6нчы һәм 114АА маршрутында эшләүчеләр турында сөйлисем килә. Бу автобусларда үз эшләренең чын осталары – беренче класслы шоферлар эшли.
-
Гәүһәргә тиң гомер
Алмаз – җирдә очрый торган иң нык минерал. Затлы асылташ – бриллиант булсын өчен аны шомартырга, осталык белән мең балкышлы кырларын ясый белергә кирәк. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Юкка гына алтмыш ел бергә тату гомер иткән парларның туен бриллиант туй дип атамаганнар. Мерәс авылында гомер итүче Рәйсә һәм Равил Мөнәвировлар рухларын-җаннарын асылташтай итеп саклый белгәнгә, күркәм сыйфатларга ия булганга гәүһәр туйларына җиткәннәр.
-
Үзебезнең Айгөл
Айгөл Ханова – Тукай районында билгеле эшмәкәр. Кошчылык хуҗалыгы белән идарә итә. Район советы депутаты. Әмма бүгенге сөйләшүебез аның эшмәкәрлеге һәм депутатлыгы турында түгел. Максатыбыз – «Кем соң ул Айгөл Ханова?» дигән сорауга бераз гына булса да ачыклык кертү.
-
Минем апам бит ул!
Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.
-
Барыбызга да үз кеше
Әшнә – ул якын дус, иптәш, үз кеше. Куады халкы фельдшер Миләүшә Фәрдиеваны эшкә килгән беренче көнендә үк әшнәләр төркеменә кабул иткән. Егерме ел дәвамында Тукай районы халкына медицина хезмәте күрсәтү чорында Миләүшәгә әчесен дә, төчесен дә байтак татырга туры килсә дә, ул бары тик яхшысын гына искә алырга ярата.
-
Киләчәкне уйлап яшим
21 ел буе «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләүче Риф Хәниф улы Имамовның тормыш девизы шундый. Бу предприятиене торгызу өчен гаять зур хезмәт куярга туры килде аңа. Бүген исә «Гигант» районда гына түгел, республикада да алдынгы хуҗалыкларның берсе. Үрнәк предприятиедә президент та, премьер-министр да күп мәртәбә булдылар. Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Риф Имамов РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек булды. 70 яшьлек юбилее уңаеннан без аның гомер юлына күз салдык, киләчәккә планнарын белештек.
-
Алтынга тиң гомер
Никахтан соң үткәрелә торган туй кызыл туй дип атала. Аннан агач, гөлчәчәк, тимер, фарфор... туйлар китә. Тигез гомер иткәннәр көмеш, энҗе, якут исемендәгеләрен уздыра. Бәхетлеләр алтын, хәтта гәүһәр туена җитә. Таулар авылында ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүче Кадрия Хәлим кызы белән Габделхак Кәрам улы Нәбиуллиннар җир җиләкләре кызарып пешкән мәлдә алтын туйларын уздырды.
-
Күңеле дә, кулы да йомшак
Таулар – Боерган авыл җирлегенә керә. Табигате матур, шәһәргә якын. Шуңа күрә җәйләрен ял итәргә кайтучылар күп була. Авылдагы ФАПка рәсми рәвештә 113 кеше беркетелгән булса да, фельдшерга мөрәҗәгать итүчеләр күпкә артык. Фельдшер Нурсинә Мифтахова елына меңнән артык кешене кабул итә. Үткән ел, әйтик, аңа 1017 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 734е ФАПка үзе килсә, 283енең өенә барып медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Авыру буенча исәптә торучы 28 кешенең һәм больницада ятып дәваланган кешеләрнең сәламәтлеген даими күзәтеп тору да фельдшер вазифасына керә.
-
Герой истәлегенә
Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ил геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка туган авылы Иштирәккә керү юлында стела куелды. «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында салынган һәйкәлне ачу тантанасында иштирәклеләр, район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, стела кую эшен башкарган кешеләр катнашты.