Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ни чәчсәң, шуны урырсың
Авыл хуҗалыгы тармагының көнүзәк мәсьәләләре буенча чираттагы семинар Новотроицкое авыл җирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында булды. 7 ел эчендә предприятие 353 мең тоннан артык орлык чималы кабул иткән. Предприятие, Тукайдан кала, башка районнарда «Агрокөч төркеме» җәмгыятенә кергән агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итә. Моннан тыш, завод Мәскәү, Смоленск өлкәсе, Польша, Молдавия республикалары белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә.
-
Бер уч җир дә әрәм булмасын
«Гигант» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләренә тагын бер кат шул турыда искәрттеләр.
-
Төерле дерматит авыруын кисәтү өчен районда 16 меңгә якын малга вакцина ясалган
Мөгезле эре терлекләрдә еш очрый торган куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып төерле дерматит (нодуляр дерматит) авыруы санала. Ветеринария тармагы белгечләре сүзләренчә, ул бер хайваннан икенченсенә бик тиз йога. Әгәр дә мал-туарда була торган йогышлы авыруны вакытында ачыклап, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисади зыян китерүе дә ихтимал, дип билгеләп үтәләр белгечләр. Төерле дерматит терлектә ничек башлана соң? Әлеге чирдән нинди саклану чаралары бар? Сорауларга җавап эзләп карыйк.
-
«Гигант» хуҗалыгы тәҗрибә уртаклаша
«Гигант» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды.
-
«Р-Агро» хуҗалыгында сөт җитештерү арта бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча бер тәүлек эчендә тулаем савым күләме 68,8 тонна тәшкил итә. Бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 100 центнерга артыграк. Әлеге күрсәткечкә саллы өлешне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Р-Агро» предприятиесе кертәләр. «Р-Агро» хуҗалыгында һәр көнне 10 тоннадан артык сөт савыла, бу бер баш сыерга 17,5 килограмм тәшкил итә.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыерларны музыка астында савалар
Шушы көннәрдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында авыл хуҗалыгының бүгенге көндә актуаль мәсьәләләре – терлекләрне кышлату, техниканы кышкы саклауга кую һәм башка шундый сораулар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Уңайлы булсын өчен, семинарда катнашучыларны хуҗалык биләмәләре буенча автобус белән йөрттеләр.
-
«Ярыш» хуҗалыгы Венгриядән буаз таналар алып кайтырга ниятли
Районның «Ярыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинарда көн кадагында булган техниканы кышкы саклауга кую һәм актуаль булган башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, әлеге төр семинарлар традицион рәвештә һәр атна саен диярлек төрле хуҗалыкларда үткәрелә.
-
Гөлүс Галиев – быел иң күп бөртек суктырган комбайнчы
Быел Тукай районында урып-җыюда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән комбайнчы «Кама» агрофирмасыннан Гөлүс Галиев булды. Ул үзенең Нью-Холланд комбайнында 48 көн эчендә 1151 гектардан 35 мең 100 центнер ашлык суктырган.
-
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре республика бәйрәмендә катнашты
Сишәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу сәүдә үзәгендә республиканың авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте. Биредә Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә 15 кешелек делегация составында хужалык җитәкчеләре катнашты.
-
Чөгендер алабыз, кәбестә җыябыз, туфракны кышка әзерлибез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов хакимияттә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләренең бүгенге торышына кыскача анализ ясады.
-
Тукай азык-төлек корпорациясендә савым сыерларны күбәйтергә җыеналар
Районда шушы көннәрдә Тукай азык-төлек корпорациясе базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
Көнүзәк мәсьәлә – җирне кышка әзерләү
Бүгенгә барысы 51,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу планның 89 процентын тәшкил итә. Шуның 30,5 мең гектары туңга сөрелгән.
-
Урак тәмамланды, әмма район басу-кырларында эш туктап тормый
Узга атнаның явым-төшемсез һәм җылы килүе аграрийларга соңрак җитлегүче культураларны җыеп алу һәм җирне тукталып тормыйча эшкәртү мөмкинлеге бирде. Газетаны басмага әзерләгәндә без дә, район басуларына чыгып, уңыш җыю эшләре белән якыннан танышып кайттык.
-
Иң яхшы остаханәгә – яңа техника
Бүгенге көндә урак соңгы гектарларда бара – планның 98 проценты үтәлгән. Район аграрийларына бөртекле культуралардан 548 гектар кукурузны гына җыеп аласы кала. Бүгенгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар тулаем 132 мең тонна җыелган. Уңыш күләменә иң саллы өлешне «Кама» агрофирмасы кертте – монда 53 мең тонна ашлык суктырылды, шуның 35 мең тоннасы югары класслы бөртекләр.
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында бәрәңгенең гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алалар
Хуҗалыкларда «икенче икмәк» уңышын җыю бара. Район буенча барлыгы дүрт хуҗалыкта – «Миңнеханов», «Мингалиева», «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм «Шилнә» җитештерү кооперативы кырларында бәрәңге үстерелде. 13 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 243 гектар жирнең 36 гектарында бәрәңге казылган. Бүгенгә барлыгы 1057 тонна бәрәңге җыеп алынган. Уңышның чыгышы – гектарыннан уртача 294 центнер.