Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукайлылар уракка төште
Үткән җомгада Тукай районы игенчеләре уракка төште. Узган елдагыча, аңа старт «Гигант» хуҗалыгының көзге бодай басуында бирелде. Гигантлылар артыннан бөртеклеләрне суктыруга «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыкларында, «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасында керештеләр. Бүгенгә районда 306 гектар мәйданнан 991 тонна ашлык җыелды. Белгечләр фикеренчә, быел уңыш бик мулдан.
-
«Ярыш»та һәркем хезмәттә
Беренчеләрдән булып районда игеннәрне чабуга «Ярыш» хуҗалыгы кереште. «Р-Агро», «Гигант» хуҗалыкларында һәм «Кама» агрофирмасында да көзге бодай, арыш кебек культураларны теземнәргә сала башладылар. Район игенчеләре ашлык суктыруга бүген, җомга көнне кереште. Алар алдында 43,8 мең гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора.
-
Комбайннар урып-җыюга әзер
Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калды. Белгечләр сүзләренчә, быел уңыш мулдан. Ин мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. Бүген бөртекләр өлгерүнең соңгы этабында. Температура югары булыр дип өмет итүдән мәгънә юк, хуҗалык җитәкчеләренә бөртекле культураларны чаба башларга киңәш ителде. Районда урып-җыю кампаниясе 26 июль көнне старт алачак.
-
Икмәк өлгерә
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. 18 июльгә 12,5 мең тонна печән әзерләнде, 34,7 мең тонна сенаж салынды. Әлегә бер баш шартлы терлеккә 12,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Кышкы чорга азык әзерләү белән беррәттән, көзге культураларны чәчү өчен җир эшкәртү эшләре бара. Бүген 2 мең гектардан артык җир уҗым культуралары өчен әзер. Шулай ук пар җирләрен эшкәртү дәвам итә.
-
Алдынгы савымчы, уңган хуҗабикә
Биектау районында ел саен үткәрелә торган республикакүләм сыер савучылар бәйгесе узды. Анда Тукай районының данын яклап «Гигант» хуҗалыгы савымчысы Әлфирә Солтанова чыгыш ясады. Районның алдынгы сыер савучысы ял йортына юллама белән бүләкләнде.
-
Комбайннарның әзерлеген тикшерделәр
Урып-җыю кампаниясенә әзерлек кысаларында, районның барлык сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә техника мәйданчыгында комбайннар парады узды.
-
Тәүлегенә 35 литр сөт савыла
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында нәселле терлек саны артты – анда быел икенче мәртәбә Венгриядән голштино-фриз токымлы 66 буаз тана кайтардылар. Хәзер хуҗалыкта шундый 126 баш савым сыер һәм тана бар. Ел дәвамында исә Бакчасарайда нәселле сыерларның баш санын 200гә җиткерергә планлаштыралар.
-
Эш тукталып тормый
Бүгенге көндә район басуларында иген культуралары корткыч бөҗәкләргә каршы 53,8 мең гектарда, чүп үләннәренә каршы 70,6 мең гектарда, авыруларга каршы 48,3 мең гектарда эшкәртелгән. 50 мең гектар җирдә яфрактан тукландыру уздырылган. Барлык эшкәртелгән мәйдан 222,7 мең гектарны тәшкил итә. Бу пландагы участокларның 65 проценты дигән сүз.
-
Корткычлар күбәя – вакытында котылырга кирәк
«Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең ТР буенча районара филиалы җитәкчесе Назим Сәләхетдинов атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында бүген район басуларында эшнең торышына тукталды.
-
Җәй яме – кырларда
Районда тулы куәтенә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә район буенча терлекләрне кышлату өчен 27 мең тонна сенаж, 12 мең тонна печән hәм 73 тонна яфраказык әзерләнде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. Хуҗалыклар берьеллык үләннәргә керештеләр. Белгечләр фикеренчә, бу саннар чик түгел. Тукайлыларның кышка җитәрлек азык әзерләү мөмкинлекләре зур. Бер баш шартлы терлеккә 10,8 берәмлек азык туры килә. Республика күләмендә бу күрсәткеч уртача 10,9 берәмлек. Терлек азыгы әзерләү буенча без республикада яхшылар рәтендә. Моңа быелгы hава торышы да, урыннарда эшне югары дәрәҗәдә оештыру да уңай йогынты ясады.
-
Яфраказык та әзерләдек, ял да иттек
Шушы көннәрдә Калмия авыл җирлегенең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләре җирлек башлыгы Равил Гарипов җитәкчелегендә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә барды. Өстән сибәләп торган яңгыр да туктатмады безне – кулларга кечкенә кискечләр тотып якындагы урманга юл тоттык.
-
Район уракка төшәргә әзерме?
Яз һәм җәй башы аграрийлар өчен уңай килде. Җылы көннәр, вакытында явып узган шифалы яңгырлар ашлыкларга башак тутыру, өлгерү мөмкинлеге бирде. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тиздән урып-җыю эшләренә керешергә җыена. Белгечләр фаразлавы буенча, быел урак 15 июльдә старт алачак. Аграрийлар алдында 47,5 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Урак өстендә кырларда 125 комбайн эшләячәк. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда ашлык җыю комбайннарын әзерләүнең соңгы этабы бара.
-
Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекләрне уңышлы кышлату өчен 49 мең тонна сенаж, 9,5 мең тонна печән, 64 мең тонна силос кирәк. Бүген кырларда үләнле азык әзерләү эше тулы куәткә бара. Эш кичке сәгатьләрдә дә, хәтта төнлә дә дәвам итә.
-
Сыйфатлы азык җитештерүчәнлекне арттыра
«Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды. Очрашуга район башлыгы Фаил Камаев, азык-төлек hәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре килде.
-
Яфраказык – витамин чыганагы
Районда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү башланды. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу көннәрдә бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә әлеге эшкә җәлеп ителә. Без Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка чыгып, яфраказык әзерләүнең торышы белән танышып кайттык.