Муса Җәлил Таулы Дөрештә
1941 елның ноябрь башында Бөгелмәдән Минзәлә шәһәренә Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән политик училище курсантлары килә. Меңнән артык курсант кызылармеецлар һәм командирлар Минзәлә педагогия училищесы бинасына урнашалар. Алар арасында татар халкының күренекле улы, шагыйрь Муса Җәлил дә була.
Гамбәр Солтанов истәлекләреннән:
«1941 елда кыш иртә килде, октябрь урталарында ук беренче кар яуды. Ноябрь аеның беренче атнасы. Көннәр салкын тора, Таулы Дөреш авылының тау битен кар каплаган. Сугыш башланганга да дүрт айдан артып китте. Дөньяның асты өскә килгән көннәр. Кемнең әтисен, кемнең абыйсын сугышка алдылар. Печән юлында малай-шалай, дөньясын онытып, шау-гөр килеп, чаңгы-чана шуа. Шунда кинәт Рәүф исемле малай кычкырып җибәрде:
– Солдатлар, солдатлар!
Авылдан чишмәгә төшә торган тыкрыктан, бөтен юлны тутырып, солдатлар төшеп килә иде. Малайлар куркып, каушап калдылар. Бәләкәйрәкләре үксеп елап та җибәрде. Хәрбиләр рәт-рәт тезелеп киләләр, бер рәттә дүртәр солдат. Өсләрендә шинель, аякларында ботинка һәм уратма. Кораллары юк. Солдатлар бик күп иде, беренче рәтләр тауга менеп китте, ә соңгы рәтләр авылга кереп кенә киләләр. Хәрбиләр үтеп киткәч печән юлы карлы-балчыклы боламыкка әйләнеп калды. Ул көнне өйләргә соң таралыштык. Күп еллар узгач, китаплардан укып, солдатлар арасында шагыйрь Муса Җәлил булганын белдек.»
Равил Идиятуллин исә болай хәтерли:
«Ул көнне мин өйдә идем, урамда кешеләр йөгерешә башлагач, Хәниф абый белән урамга чыктык. Сафларга тезелгән солдатлар Иске Дөреш юлыннан килеп, чишмә тыкрыгына төшеп баралар иде. Тиз арада авыл халкы җыелды. Хатын-кызлар елашалар, кайсы солдатларга су бирә. Солдатлар күп иде. Хәрби хезмәттә булган ирләр полктан ким булмас дип сөйләделәр. Солдатлар авылда тукталмадылар, Иске Дөреш юлыннан килеп, печән юлыннан, тауга менеп киттеләр. Берничә көн авылда шул хакта гына сөйләштеләр, Минзәләгә киттеләр дигән сүз дә йөрде.»
«Муса Җәлил турында истәлекләр» китабында Б.Х.Зязиков болай дип яза:
«1941 елның ноябрендә фашистлар армиясе Курск шәһәре янына килеп җитте. Безнең мәктәп башта Щигры шәһәренә күчәргә мәҗбүр булды. Бераздан соң без, бөтен мәктәп белән эшелонга төялеп, Татарстанга – Муса Җәлилнең туган иленә – Минзәлә шәһәренә киттек. Бөгелмә станциясеннән Минзәләгә кадәр 100 километрдан артык юл бар. Без шул юлны стройга басып җәяүләп уздык, бик күп татар авылларын үттек. Мин Муса белән янәшә атладым, һәм бервакытта да Мусадан ару, талчыгу, походның авырлыгы турында сүз ишетмәдем. Ул һәрвакытта да көр күңелле, иптәшләренә игътибарлы һәм ярдәмгә әзер иде. Электәгечә ул һаман буш минутларда шигырь яза, совет халкының бәйсезлеген һәм бәхетен яклап, көннең кадагына суга торган әсәрләр иҗат итә иде.»
Рафаэль Мостафин исә «Өзелгән җыр эзеннән» әсәрендә болай дип тасвирлый:
«Курсантлар Бөгелмәдә поезддан төшеп, Минзәләгә кадәрге йөз километрлап араны җәяүләп үтәргә булалар. Ерак походка чыгар алдыннан җылы аш пешереп ашау өчен, Бөгелмә вокзалы каршындагы мәйданга җыйналып, учаклар ягып җибәрәләр һәм юл хәстәрен күрә башлыйлар. Гадәттәгечә, хәрбиләр янына малай-шалай җыйнала. Курсантлардан икмәк, бүрекләренә тагар өчен йолдыз сорыйлар. Шулчак малайларның берсе Мусага текәлеп карап тора да кинәт:
– Карагыз әле, малайлар! Әнә теге озын итәкле шинель кигән абый әдәбият китабындагы язучыга охшаган бит! – дип кычкырып җибәрә.
– Кая, кайсысы? Кемгә охшаган? – диешеп, бүтән малайлар да аның янына җыелышып, Җәлилгә карап тора башлыйлар.
– Әйе, әйе, бу бит шагыйрь Муса Җәлил абый! – ди теге малай.
– Кит әле моннан! Шагыйрь кеше шинель киеп йөри ди сиңа! Бу бит гап-гади бер солдат! – диләр иптәшләре, теге малайга ышанмыйча.
– Ә мин әйтәм, шул – үзе! – ди малай, бирешмичә. – Барып үзеннән сорыйммы хәзер?
– Һи, син куян йөрәккә тагын!
– Кем куян йөрәк? Минме?
Малай кыю гына Җәлил янына килә дә:
– Абый, сез шагыйрь Муса Җәлил абый бит, әйеме? – дип сорый.
Малайны иптәшләре алдында кыен хәлгә калдырмас өчен Җәлил үзенең чыннан да шагыйрь булуын һәм китаптагы рәсем дә аныкы икәнен әйтеп бирә.»
***
Без мәктәптә башлангыч классларны үз авылыбызда – Таулы Дөрештә укыдык. Укытучы Садыйк абый Хәсәнов: «1941 елның көзендә Бөгелмәдән Минзәләгә политруклар курсына укырга барганда Муса Җәлил Таулы Дөреш авылы аша җәяү узган», – дип, бу вакыйга турында укучыларга сөйли иде. Минзәлә педагогия училищесында сугыш елларында политруклар курсы урнашкан бинада бүген Васил Һадиев оештырган Муса Җәлил музее эшли.
1941 елның ноябрь башларында булган вакыйганың шаһитларыннан Гамбәр Солтанов бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Рәүф Хәсәнов – Әлмәт районында. Равил Идиятуллин Таулы Дөрештә гомер кичерә. Хәниф Идиятуллин 1998 елда вафат булды. Үзе бу вакыйганы күрмәгән, ләкин яхшы хәбәрдар булган укытучы Садыйк Хәсәнов 1939 елда хәрби хезмәткә алына, сугыштан соң 1946 елда авылга кайта. Бүгенге көндә вафат.
Ришат Идиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев