Тукай районында Әфганстан сугышында катнашучыларны искә алу чарасы узды
Круглое Поле мәктәбендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 37 еллыгына багышланган истәлек чарасы үткәрелде.
15 февраль Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Афганстан җирлегеннән чыкты, ун елга сузылган сугыш тәмамлады. Әфганстан сугышында 600 мең совет солдаты һәм офицеры катнаша, шуларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Унбиш меңнән артык солдат һәм офицер сугышта һәлак була, алты меңе яралардан һәм авырулардан туган җиргә кайткач вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.
Бүген Тукай районында 147 әфганчы яши. Аларның күбесе 55–65 яшьтә, кайберләре лаеклы ялда, күпчелеге һөнәри эшчәнлеген дәвам итә, ә кайберләренең сәламәтлеге чикләнгән.
Круглое Поле мәктәбендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 37 еллыгына багышланган истәлек чарасы узды. Вакыйга ил тарихында һәм күп кешенең язмышында тирән эз калдырган, шуңа күрә аны зур хөрмәт белән билгеләп үттеләр.
Тантаналы өлеш бер минут тынлык белән башланып, катнашучылар башларын иеп, сугышта гомере өзелгән, хезмәтләрен ил саклауга багышлаган әфганчыларны искә алдылар. Бу вакыйганы хәтердә тоту хәзерге яшьләр һәм киләчәк буын өчен дә әһәмиятле.
Йомгак буларак, катнашучыларга документаль фильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев